Интернет челтәрендә татар сайтларының популярлыгы арта бара

Интернет челтәрендә татар сайтларының популярлыгы арта бара. Татнетны үстерү фонды алып барган статистик мәгълүматларга караганда, соңгы айларда интернет кулланучыларда татар сайтлары белән кызыксыну дәрәҗәсе арта төшкән. Кулланучыларның күпчелеге, әлбәттә - татарлар. 

Татарча сайтларның саны һәм сыйфаты арта бару аларның популярлаша баруына да китерә. Әмма эш аның санында һәм сыйфатында гына түгел икән. Татар сайтлары саны, сыйфаты һәм популярлыгы арту үзе күп кенә факторлардан бәйле.

Татарча сайтларның популярлаша баруына сәбәпчеләр шактый:

  1. Сайт ясаучы авторлар үзләре. Алар сайтларын үзләре үк башкаларга хәбәр итәргә һәм төрле ысуллар белән танытырга тырышалар.
  2. Дәүләт/Хөкүмәт дәрәҗәсендә алып барылган эшләр. Хөкүмәт учреждениеләре сайтларының татар телендә алып барылуы, татар телен үстерү һәм ныгыту юнәлешендә алып барылган эшләр интернет челтәрендә татар телендә язылган мәгълүматны арттыра бара.
  3. Технологияләр үсеше. Браузерлар, эзләү системалары, башка төр технологияләр татар теле өчен дә мөмкинлекләрен ачты. Интернет челтәрен тулысынча "татарча күзлек"тән карау өчен, кулланучыларга үз браузерларының көйләүләренә керергә һәм анда татар телен өстәргә кирәк. Татар телен иң өстә урнаштырганда (иң югары приоритет биргәндә), күп кенә дөньякүләм һәм россиякүләм интернет-проектлар (мәсәлән - Яндекс) үзләре үк татарча ачылачак.
  4. Татар сайтлары дәрәҗәсен күтәрә торган бәйгеләр. Күп еллар Татар интернетындагы интернет-проектлар "Татнет йолдызлары" бәйгесендә катнашып килделәр. Хәзерге вакытта әлеге вазифаны "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесе башкара.
  5. Массакүләм мәгълүмат чаралары. Газета-журналлар, телевидение һәм радиостанцияләр соңгы елларда кулланучыларны Татнет яңалыклары белән ешрак таныштырып баралар, татар сайтлары авторлары белән интервьюлар оештыралар һ.б. Хәзерге вакытта татар сайтларына реклама җитеп бетми. Әлеге эшне өлешчә нәкъ менә татар матбугат чаралары башкара.

Әгәр татар сайтлары белән ныграк танышасыгыз килсә, сезне Татнет каталогы белән танышып чыгарга, үзегезгә ошаган сайларны браузерның Сайланмаларына (Избранное) өстәргә тәкъдим итәбез! Браузерыгызда татар телен куярга онытмагыз!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353