Татнетчылар үзләрен Татнет экспертлары буларак тикшереп карадылар

Бу көннәрдә (15-19 сентябрь) татар интернеты кулланучылары Татнет экспертлары сыйфатында "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең якынча финалистларын тәкъдим иттеләр. Унга якын эксперт быел бәйгедә катнашучы интернет-проект белән танышып чыктылар һәм аларга үз бәяләрен бирделәр. Хәзер сайтлар белән танышу эшенә бәйгенең жюри әгъзалары кереште.

Шулай ук бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы көне дә билгеләнде. V дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 25 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында үткәрелер, дип планлаштырыла. Тантанага җиңүчеләр үзләре, "Белем җәүһәре" исеменә лаек булган интернет-проектларның авторлары, жюри әгъзалары, матбугат чаралары һәм Татнет белән кызыксынган һәркем чакырыла.

Бәйгене Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм "Белем.ру" җәмгыяте белән берлектә Татнетны үстерү фонды оештыра.

ps. Татнет экспертлары тәкъдим иткән нәтиҗәләр белән бәйгенең рәсми сайтында(http://konkurs.belem.ru) танышырга мөмкин.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353