Илгинәне дәвалау өчен шәфкатьле кешеләрнең ярдәме кирәк!

Закирзянова Илгинә Марат кызы 2011 нче елның 9 нчы ноябрендә дөньяга килде. Бу нәни кызчыкның тууын бөтен туганнар, әби-бабайлар зур түземсезлек белән көтте. Көтмәслек тә түгел шул. Көтеп алынган кыз, беренче онык иде бит ул. Шулай матур гына барган тормышны Илгинәнең башка балалар кебек булмавы бозып җибәрде. 6 айлык вакытта Илгинәнең әле һаман да башын тота алмавына, утырып тормавына аптырап без врачларга мөрәҗәгать иттек. Башта безне берни дә юк, борчылмагыз, балагыз бары тик бераз соңарып кына килә дип тынычландырдылар. Ләкин тора-бара да бернинди үзгәрешләр күренмәде. Илгинә еш авырый башлады. Больницадан кайтып та кермәдек.

Күп кенә тикшеренүләрдән соң безгә: “Перинатальное поражение головного мозга в форме диффузно мышечной гипотонии. Задержка психомоторного и речевого развития” дигән диагноз куйдылар.

Без һаман да дәвалануларны дәвам иттек, массажлар, остеопат,дарулар уколлар алдык. Ләкин файдалары ул кадәр күренми. Шуның өчен дә танышларыбыз киңәше буенча Китай врачларына барырга карар кылдык. Дәвалану Харбин шәһәрендә булырга тиеш. Дәвалану курсы Кытай медицинасының Хэйлунцзян университеты каршында эшләп килүче икенче больницада булырга тиеш. Дәвалауны баш табиб, Хэйлунцзян университеты профессоры Тан Чан алып бара. Әлбәттә, тикшеренү һәм дәвалану курсы үтәр өчен акча кирәк. Ул сумма 395750 сум. Ләкин безгә бу акчаны табу көчебездән килми. Соравы әлбәттә җиңел түгел, ләкин туры килә. Без мәрхәмәтле кешеләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрбез. Әйдәгез, бергәләп Илгинәгә бәхетле балачак бүләк итик. Ил төкерсә күл була, ди. Изгелек җирдә ятмый, ярдәм итәргә ашыгыйк.

Ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар:

Билайн номеры: 79625498727 (не для звонков)

"Ак Барс Банк" БИК 049205805 ИНН 1653001805 КПП 165301001 ОКПО 13001745 КОР.СЧЕТ 30101810000000000805 НОМЕР КАРТЫ № 6770 8815 7584 1562 Действует до 09/18

КИВИ КОШЕЛЕК 9625498727

Илгинәнең әнисенең телефоны: +79274198305

ВК челтәрендә рәсми төркем: http://vk.com/club74209968

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353