Яшь татар программистларына этәргеч кирәк!

1995 елдан башлап һәр елны мәктәп укучылары арасында мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә сәләтлеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан “Яшь программист” республикакүләм бәйгесе үткәрелеп килә. Әлеге вакыт эчендә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 5000нән артык мәктәп укучысы үз сәләтен күрсәтергә өлгерде.

Быел бәйге 18 нче мәртәбә үткәрелде. Конкурс 3 этапта узды: мәктәп күләмендә, муниципаль һәм республикакүләм. Республика этабы Крутушка бистәсендә урнашкан "Байтик" лагеренда 12-17 май көннәрендә үтте. Әлеге этапка 100 гә якын бала килде.

Шунысы аяныч, әлеге конкурсантлар арасыннан бары тик 4-5 бала гына татар телендә чыгыш ясадылар:

  1. Исхакова Алисә Хәниф кызы, "Алисә Исхакова сайты" проекты;
  2. Фәррәхов Габделгаффар Илшат улы, "Минем гимназиям" проекты;
  3. Мәтҗанова Ләйсән Фәнил кызы, "Сарман ягы-нурлы як" проекты;
  4. Галиулин Риназ, Гибазов Булат, Гильмутдинов Ильфар - "Шалкан" мультфильмы (татарча).

Татнетны үстерү фонды Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешеп бәйгенең республика этабында уңышлы чыгыш ясаганнары өчен әлеге укучыларны махсус грамоталар белән бүләкләде. Татнетны үстерү фондының Попечительләр советы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Мифтахов Фәрит Фәиз улы ярдәме белән әлеге укучыларга махсус бүләкләр дә тапшырылды!

Татнетны үстерү фонды бу укучыларга киләчәктә дә уңышлар теләп кала, аларның укытучыларына һәм әти-әниләренә олы рәхмәтен белдерә.

ps. Сезнең игътибарга әлеге бәйгедә катнашкан "Шалкан" мультфильмын тәкъдим итәбез.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353