Интернетта татар телендә аралашучылар саны арта бара

Соңгы 3-4 ай эчендә Интернет челтәрендә татар телендә аралашулар саны сизелерлек арткан. Татнетны үстерү фондының социаль челтәрләрдә һәм кайбер интернет-порталларда үткәргән тикшеренүләре, Google һәм Яндекс сервислары шуны дәлилли.

Әлеге үсешнең сәбәпләре берничә. Беренчедән, татарлар куллана ала торган татар сайтлары саны, аз булса да, даими арта бара. Мисал өчен, “Татар иле” челтәренең Татнет каталогында булган сыйфатлы татар сайтлары саны бу атнада 700 дән артып китте. Әлегә эзләү системалары аша табып булмаган күп кенә яңа сайтларга да нәкъ менә Татнет каталогы аша күчеп эләгеп була.

Татнет каталогында татар телле сайтлар саны 700 дән артып китте

Икенчедән, сайтлар саны арту белән бергә интернетта татар телендә мәгълүмат та арта бара. Татарча мәгълүмат эзләү бүгенге көндә кулланучыларга буш нәтиҗәләр түгел, ә инде сайлау мөмкинлеге булган күп төрле мәгълүмат бирә. Бу турыда белгән кулланучылар мәгълүматны күбрәк татар телендә эзләргә тырышалар. Мәгълүматны да табып була, нәтиҗәсе дә кулайрак. Мисал өчен, 8 март бәйрәменә татар телендә котлау шигыре һәм смс-котлаулар эзләп tatarsms.ru сайтына керүчеләр саны башка көннәр белән чагыштырып караганда бермә-бер арткан. Сайт авторы хәбәр итүенчә, үткән елда сайтта 1500 дән артык кеше теркәлгән, ә караулар саны 5600 дән арткан булган булса, быел 8 мартта tatarsms.ru сайтында 8000 мең карау һәм 2000 кеше керү теркәлгән.

tatarsms.ru сайты статистикасы

Өченчедән, Интернет челтәрендә татарлыкны тою, татар булу үзаңы арта бара. Күпләр үзләренең татар булуларын һәм татарча белүләрен яшермиләр – татар булуларын, татарча аралашуларын башкалар өчен дә ачык күрсәтәләр. Вконтакте челтәрендә үткәргән сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, сораштыруда катнашкан 314 кешенең 80%-ы (253 кулланучы) үз сәхифәсендә татарча аралашуын күрсәткән, калган кулланучылар татарча аралашулары турында хәбәр итәчәген белдергән.

Татнетны үстерү фондының ВКонтакте челтәрендә үткәргән сораштыруы

Интернет-сервисларга үзеңнең татар булуыңны күрсәтү кызык нәтиҗәләргә китерә – алар кулланучыларга күбрәк татарча һәм Татнеттагы сайтларны тәкъдим итә башлыйлар. Яндекс хезмәтенең татар теленә игътибары – моңа бер мисал. Браузерда туган теленең татарча булуын күрсәткән һәр кулланучыга Яндекс үзен татар телендә тәкъдим итә башлый!!!

Браузерларының телләре татарча булган кулланучыларга Яндекс үзенең татарча версиясен тәкъдим итә!

Кайбер Татнет белгечләре фикеренчә бүгенге көндә Яндекс браузеры белән беррәттән Google Chrome браузерында туган телеңнең татар теле булуын күрсәтү аеруча мөһим роль уйный. Татарларның интернетта никадәр күп булуын Google компаниясе нигездә нәкъ менә әлеге күрсәткечләргә (браузерларның татар телле хуҗалары санына, мәгълүматның татар телендә никадәр күп эзләнүенә һ.б.) карап билгели. Димәк, татарча мәгълүматларны күбрәк эзләгән саен, браузерларда һ.б. веб-сервисларда туган теленең татар теле икәнен билгеләгән кешеләр саны арткан саен Google һ.б. компанияләр татар телле веб-сервисларны күбрәк булдырачак. Ә аларның саны – шактый!

Браузерга туган телеңнең татар теле булуын хәбәр итү

Google инде үз системасын татар теленә тәрҗемә итүгә тотынды, бу эшкә инглиз һәм татар телләрен камил белгән һәр энтузиаст кушыла ала

© Раил Гатауллин, 12.03.2014

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353