"Белем җәүһәрләре" бәйгесенә беренче гаризалар килә башлады!

Быел "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесенә килгән беренче гариза - Казан шәһәреннән. Казан шәһәре Яңа Савин районы 23 нче татар-рус мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Мәҗитова әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнаша. Аның шәхси сайты "Укытучы - җәүһәр" номинациясендә "бил алышачак".

Без шулай ук бәйгенең рәсми сайтындагы (http://konkurs.belem.ru) сораштыру нәтиҗәләре белән дә даими танышып барабыз. Әлегә тавыш бирүчеләр алай ук күп түгел, әмма инде хәзер үк, сораштыру нәтиҗәләренә караганда, бәйгегә кертелгән яңа номинациядә катнашучылар саны шактый күп булачагы көтелә.

Искә төшерәбез, “Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясендә күренекле татар шәхесләренә (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) багышлап ясалган бай мәгълүматлы интернет-проектлар катнаша ала. Ә Интернет челтәрендә үз сайтлары булмаган татар шәхесләре әле шактый. Аларның күбесе быел үзләренең түгәрәк даталарын билгеләп үтәчәкләр. Бу уңайдан сайт ясау һәм аны таныту тагын да отышлы, дигән сүз.

Кайбер шундый татар шәхесләрен билгеләп үтик:

  • Ризаэддин Фәхреддин (1859 — 1936),
  • Закир Садыйк улы Рәмиев (Дәрдмәнд) (1859 — 1921),
  • Шәриф Камалетдин улы Камал (Байгильдиев) (1884 — 1942),
  • Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләй (1889 — 1937).

Шул ук вакытта, бүгенге көндә танылган шәхесләребез дә байтак, ә кайбер шәхесләрнең сайтлары инде эшләп тә киләләр. Кызганычка каршы, кайбер иҗат кешеләренең сайтлары әлегә татар телендә эшләми. Әмма әлеге номинация аларны сайтларының татар телле версияләрен ясарга этәрер, әлеге сайтлар бәйгенең призлы урыннарын яулар, дигән өметтә калабыз.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353