"Белем җәүһәрләре" V Бөтендөнья файдалы интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды!

Интернет челтәренең файдалы татар сегментын булдыручы хөрмәтле татнетчылар!

Инде бишенче ел рәттән, февраль аеның беренче җомга көннәрендә, "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесе сезгә үзенең ишекләрен ача.

Быел бәйге бик үзенчәлекле, күп яңалыкларга һәм яңа мөмкинлекләргә бай. Шуңа күрә бәйгедә катнашырга гариза бирер алдыннан аермачык әлеге яңалык һәм бәйгенең Нигезләмәсе белән тулысынча танышып чыгарга тәкъдим итәбез.

Бу елдан башлап бәйгенең учредителе алышынды. "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төп оештыручы вазифасын Татнетны үстерү фондына тапшырды. 

Үз чиратында без яңа тәкъдимнәр белән чыгабыз һәм Татнет волонтерлары белән берлектә бәйгенең Нигезләмәсенә файдалы үзгәрешләр керттек:

1. Быел сайт авторлары үз сайтлары белән 8 (!) номинациядә катнаша алачаклар. Сигезенче номинация "Күренекле татар җәүһәрләре" дип атала. Әлеге номинация Татнетны үстерү фонды тәкъдиме белән, Интернет челтәрендә күренекле татар шәхесләре (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) турында сыйфатлы мәгълүматлар һәм ресурслар санын арттыру максатыннан чыгып оештырыла. Әлеге номинациядә укытучылар да, укучылар да, иҗат коллективлары да, профессиональ веб-программистлар да катнаша алалар.

2. Яңа номинация белән беррәттән кайбер элеккеге номинацияләр дә яңартылдылар. Алар - "Башлангыч белем – җәүһәр чаткылары" һәм "Югары белем – фән җәүһәрләре" номинацияләре. Бу номинацияләр киңәйтелделәр һәм быел әлеге номинацияләрдә күбрәк интернет-проектлар катнаша ала. Мисал өчен, "Югары белем – фән җәүһәрләре" номинациясендә югары уку йортлары гына түгел, ә татар телендә югары белем бирү һәм фән өлкәсендә эшләп килгән шәхси сайтлар (галимнәрнең, студентларның сайтлары) да катнаша алачак.

3. 2013 нче елда тәкъдим ителгән махсус номинация быел бәйгегә рәсми рәвештә кертелә. "Җәүһәрләрнең җәүһәре" номинациясендә "Белем җәүһәре" исеменә лаек булган (беренче урынны алган) һәм кимендә 3 ел даими актив эшләп килгән һәм Татнет челтәрендә дәрәҗәле урын алып торган интернет-проектлар билгеләнә. Татнет үсешенә зур өлеш керткән әлеге авторларга хезмәтләре өчен истәлекле дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла.

4. Бәйгегә гаризалар кабул итү, номинантларны һәм финалистларны билгеләү сроклары үзгәртелде. Экспертлар һәм жюри әгъзаларына бәйгедә катнаша торган сайтлар белән ныклап танышу өчен быел күбрәк вакыт биреләчәк.

5. Экспертлар һәм жюри әгъзалары быел сайтларның функциональлек һәм юзабилити өлешләренә дә игътибарны арттырачаклар. Уникаль эчтәлекле һәм техник яктан камилрәк сайтларның призлы урын яулау мөмкинлекләре арта төшәчәк. Ягъни, сайтларга таләпләр артачак.

Номинантлар билгеле булганнан соң барлык финалистлар бәйгенең тантанасына чакырылачаклар, дипломнар, сертификатлар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәкләр.

Бәйгедә дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәгән татарлар катнаша алалар. Бердәнбер таләп - алар ясаган сайтлар файдалы, эчтәлекле, номинация тематикаларына туры килергә һәм ким дигәндә 50% татар телендә булырга тиешләр (3-4 телдә эшләп килгән очракта тиешле пропорциядә)!

Бәйгедә катнашырга теләгән сайт авторларына Нигезләмә белән танышырга, аннары ФИОны тулысынча күрсәтеп теркәлергә һәм "Бәйгедә катнашу" төймәсенә басып, гаризаны тутырырга кирәк. Гаризалар бәйгене оештыручылар тарафыннан карала һәм 48 сәгать эчендә аларның бәйгегә кабул ителү/ителмәве хәл ителә.

Интернет челтәренең татар сегментын үстерүдә өлеш керткән кулланучыларның һәммәсенә эшләрендә уңышлар телибез һәм бәйгебездә көтеп калабыз!

Уңышлар теләп, бәйгенең төп оештыручысы Татнетны үстерү фонды

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353