14 яшьлек Ләйсән Сәйфетдинованы 4 нче стадиядәге начар диагнозлы авырудан дәвалау өчен ярдәм кирәк!

Сәйфетдинова Ләйсәнгә хәзер 14 яшь. Тумышы белән ул Тәтеш ягыннан, хәзер Казанда яши, Авиатөзелеш районының 10 нчы татар гимназиясендә 7 нче сыйныфта укый. 

Ләйсән башта колак начар ишетә дип зарлана башлый, соңрак колагы бөтенләй ишетми башлый. Бераздан муенында яман шеш барлыкка килә, моннан 3 атна элек табиблар Ләйсәнгә 4 нче стадиядәге яман авыру - низкодеференцированная неороговевающая назфарингиальная карцинома (шминка карцинома) дип диагноз куялар.

Ләйсәнне дәвалауга Германиядәге клиника гына алынган, дәвалауның 2,7 млн. сум торачагын хәбәр иткән.

Игелекле кешеләр ярдәме белән Сәйфетдиновлар гаиләсе 721 мең сум акча җыя алган инде. Ләйсәнне дәвалауга ярдәм сорап ВКонтакте челтәрендә ачылган рәсми төркем мәгълүматлары буенча дәвалау өчен әле тагын 1 978 858 сум акча кирәк (23.11.2013).

Ләйсәнгә ярдәм итү өчен банк реквизитлары:

Сәйфетдинова Ләйсәнгә ярдәм итү өчен банк реквизитлары

Чыганак: vk.com/club60716171

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353