11 яшьлек Бәширова Алияне махсус клиникада дәвалау өчен акчалата ярдәм кирәк!

Бәширова Алия Илнар кызына туганда алынган имгәнүләре нәтиҗәсендә ДЦП (детский церебральный паралич) диагнозы куялар. Алиягә хәзер 11 яшь. Шушы көнгә кадәр алынган дәвалау чаралары аңа бөтен нәрсәне аңлап сөйләшергә, утырырга, үрмәләп йөрергә ярдәм итте. Тик Алия бөтенләй йөрми һәм үзе генә, бөтен кеше үти ала торган, иң гади ихтыяҗларын да канәгатьләндерә алырлык дәрәҗәдә түгел. 

"ДЦП авыруын тулысынча дәвалап булмый, тик баланы йөрерлек итеп, үз-үзен карарлык дәрәҗәгә җиткереп була. Бала үскән саен аның киләчәге өчен борчуларыбыз арта тора. Чөнки ДЦПлы балаларның яше арткан саен алар дәвалауны начаррак кабул итәләр. Без Казанда мөмкин булган барлык дәвалау чараларын алып бетердек дип әйтергә була, тик Алиягә хәзер аларның файдасы юк дәрәҗәсендә" - ди Алиянең әнисе Миләүшә ханым.

Илнар һәм Миләүшә кызларын башта Кытайдагы махсус дәвалау үзәгенә алып барып дәваларга планлаштыралар (дәвалану курсы бәясе - 470 мең сум), соңрак аларга Трускавец шәһәренең Козявкин клиникасында дәваланырга тәкъдим килә. Юл бәяләрен дә исәпкә алганда, балаларын Трускавецта дәвалау Бәшировлар гаиләсенә 180 000 сумга төшәчәк.

Миләүшә белән Илнарга инде күпмедер дәрәҗәдә акчалата ярдәм итә алганнар инде, хәзер аларга кызларын әлеге клиникада дәвалап кайту өчен якын арада 95 000 сум акча табарга кирәк. 11 ел дәвамында кызларын дәвалап һәм тәрбияләп килгән ата-ана балаларының йөреп китәчәгенә ышанычларын югалтмыйлар.

Алиягә Сез дә ярдәм итә аласыз!

Реквизитлар:

  • Россия саклык банкы (Сбербанк России)

Получатель: Баширова Миляуша Фаимовна
Банк получатель:Отделение “Банк Татарстан” №8610 г. Казань
Счет №: 42307810562266633201/48
К/счет: 30101810600000000603
Р/счет: 30302810862006006226
ИНН: 7707083893
БИК: 049205603, КПП: 165702001

  • Сбербанк картасы номеры: 4276 6200 1171 2621 (Алиянең әтисе Бәширов Илнар исеменә ачылган мобиль банк)
  • МТС - 89172251631
  • Билайн - 89033431454
  • Мегафон - 89272401030
  • QIWI кошелек: 9172251631
    Получатель: Баширова Миляуша Фаимовна
  • Яндекс кошелек: №41001640035983
    Получатель: Баширова Миляуша Фаимовна

Чыганаклар: ВКонтактедагы рәсми төркем"Яңа гасыр" телевидениесендә интервью.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353