"Белем җәүһәрләре - 2013" IV Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Г.Камал театрында узачак!

"Белем җәүһәрләре - 2013" IV Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 14 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак! Тантана 11.00 сәгатьтә башлана. Бу турыда бәйгенең рәсми сайты хәбәр итә. Бәйгенең җиңүчеләре 2013 елның 8 нче октябре көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 3711/13 номерлы боерыгы белән расланган.

Быелгы бәйгедә барлыгы 68 сайт катнашты, сайтлар белән танышып чыккан экспертлар тарафыннан финалга алар арасыннан 34 сайт тәкъдим ителде.

Тантанага чакырылган финалистлар исемлеге: http://konkurs.belem.ru/node/245

Бәйгене оештыру комитеты чараны яктыртырга массакүләм матбугат чараларын һәм татарча интернет-проектлар ясау белән кызыксынган һәркемне әлеге тантанага көтеп кала!

Кыйммәтле бүләкләр хуҗаларын көтәләр!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353