Ана бәйрәме ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре)

Автор: 

Муса Җәлил (Муса Джалиль)

Укый: 

Алмаз Гәрәев

— Өч баламны, очар кош итеп,
Мин очырдым иркен далага.
Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп,
Сагыш белән кипкән анага!
Кайда йөри минем улларым -
Ана күңеле тели белергә;
Кая илтә язмыш юлларын -
Җиңүгәме, әллә үлемгә?

Көньягыннан очып күгәрчен
Кайтып керде ана йортына.
— Син, күгәрчен, беләм, күргәнсең,
Салма мине сагыш утына.
Сөйлә дөресен, кая зур улым?
Дөньядамы бәгърем, күз нурым?
— Кайгы сиңа, ана, Кырымда
Улың үлде сугыш кырында.

Катып калды ана, дәшмәде,
Ярсып чыкты кайнар яшьләре.
Кайгысыннан өлкән улының
Көмеш төсле булды чәчләре.
— Өч улымны, очар кош итеп,
Мин очырдым ерак далага.
Әйтсәгезче, якын дус итеп,
Кайгы белән сулган анага.
Кайталмады өйгә зур улым,
Сугшып үлде, бәгърем, күз нурым.
Уртанчысы, бәлки, исәндер,
Җил аңардан миңа исәдер?

Җил, уйнаклап тәрәз төбендә,
Нидер әйткән төсле кылынды.
— Әйтче, җилкәй, йөргән җиреңдә
Күрмәдеңме минем улымны?

— Кайгы сиңа, ана, уртанчы
Улың үлде сугыш кырында.
Соңгы йөрәк тибеше тынганчы
Алмаз кылычы булды кулында.

Ауды ана таеп һушыннан,
Парчаланган йөрәк түзмәде.
Елый-елый улы сагышыннан
Сукырайды аның күзләре,

— Өч баламны, очар кош итеп,
Мин очырдым шомлы далага,
Әйтегезче, зинһар, үз итеп,
Хәсрәтеннән көйгән анага.

Ике улым үлде сугышта,
Бер өметем калды тормышта:
Күрмәсәм дә бергә өчесен,
Мин күрермен, бәлки, кечесен?

Никтер очмый күктә күгәрчен,
Җил дә тынган - йоклый, күрәсең.
Тик яңратып урман буйларын,
Ишетелә быргы уйнавы.

Таң алдыннан ана уянды
Җир тетрәткән тояк тавышына,
Тәрәзәгә килеп таянды,
Чик-чама юк аның сагышына.

Шыңгырдатып тавышын даганың
Бер ат килә, ярсый йөрәге.
Ат өстендә - улы ананың,
Иң кечесе, өзелеп сөйгәне.

Күкрәгендә - медаль алтынлы,
Кулларында - Җиңү байрагы.
Каршы ала котлап батырны
Таң нурлары, кошлар сайравы.

Күрмәсә дә ана улкаен
Күңеле белән сизеп таныды.
— Балам! - диеп, елап, ул аның
Күкрәгенә килеп сарылды. -

— Кайттыңмы, улым, алтыным!
Куанычым минем, актыгым!
Карт ананың көмеш чәченә
Алтын яше тама батырның.

— Я, тынычлан, анам, борчылма,
Сиңа улың — синең актыгың
Алып кайтты алмаз кылычында
Ил саулыгын, җиңү шатлыгын!

Абыйларым канлы сугышта
Җиңү юлын сызып үлделәр.
Гомерләрен соңгы сулышта
Мәңге үлмәс данга төрделәр.

Калдырсам да күмеп еракта
Абыйларның батыр гәүдәсен,
Алып кайттым данлы байракта
Каннарының алсу шәүләсен...

Ана алды алсу байракны,
Күзен сөртте - күзе ачылды.
Каршысында тора гайрәтле,
Киң күкрәкле батыр лачыны.

— Өч баламны, очар кош итеп,
Мин очырдым иркен далага.
Сез килегез якын дус итеп,
Күп кайгылар кичкән анага.

Күкрәк сөтем имезеп, тирбәтеп,
Мин өч лачын илгә үстердем.
Батыр көрәш җырын өйрәтеп
Кошларымны кырга очырдым.

Ике улым кире кайтмады,
Кешнәп йөри кырда атлары,
Мин аларга бирдем канымны,
Алар аны ерак калдырды.

Изге Ватан өчен агызып,
Җиңү таңын җиргә кабызып,
Алып кайтты илгә ул таңны,
Кече улым, батыр лачыным.

Ал медале аның путаллы,
Куандырды анай карчыгын.
Һич үлмәгән төсле улларым,
Өем тулы кызлар, егетләр, -
Туя алмыйм тыңлап җырларын,
Минем балаларым кебекләр.

Бер кайгырсам, ике шатланам:
Һәр тамчысы хәләл сөтемнең;
Илдә мәңге үлмәс ат белән
Үлә белгән уллар үстердем.

Сез килегез бу шат анага,
Аның бүген туган бәйрәме.
Агыла аңа картлар, балалар,
Өе тулы чәчәк бәйләме.

Ил шатлыгы белән төзәлде
Йөрәгенең авыр ярасы.
Ил түрендә, гөлләр эчендә -
Өч батырның туган анасы.

 Сентябрь, 1943

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353