Deprecated: Unparenthesized `a ? b : c ? d : e` is deprecated. Use either `(a ? b : c) ? d : e` or `a ? b : (c ? d : e)` in /home/host1491655/tat-i.net/htdocs/www/sites/all/modules/account_profile/account_profile.module on line 106
Томаулы гыйшык ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре) | Татнетны үстерү фонды

Томаулы гыйшык ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре)

Автор: 

Муса Җәлил (Муса Джалиль)

Укый: 

Алмаз Гәрәев

Егет чагым; үлеп гашыйк булдым
Контордагы бер яшь матурга.
Шагыйрьләрчә әйтсәк, гыйшкым минем
Чәчәк атты кышкы салкында.

Гөнаһ шомлык! Кышкы салкын белән
Томау төште бер көн борынга.
Һәм томаулы килеш киттем шулай
Кыз чакырган махсус урынга.

Утырабыз икәү; мин яулыкны
Калдырганмын онтып өемдә.
Ә борын - нәкъ төпсез кое кебек,
Сәгать саен литр кимендә.

Нишлим инде, тәмам гаҗиз булдым,
Суз әйтергә хәтта тилмерәм.
«Җаным!» дим дә «һач» дип бер төчкерәм,
«Сөям!» дим дә борын сеңгерәм.

Ансы бер хәл, бәлки, төчкерми дә
Утырыр идем тавышсыз гына;
Гашыйкларча авыр сулыйм дисәм,
Ямьсез итеп борын сызгыра.

Бәла икән, дуслар, томау белән
Гыйшык арасында тартышу!
Кочакла да кызны, син әйт, имеш:
«Мин... һаптечу, сине... һаптечу!»

Утыра торгач, ахры, мин, дәртләнеп,
Тотып кызның ике кулыннан,
Бер кызык сүз әйтеп көлгән идем,
Чыкты куйды куык борыннан.

Куык кунды барып кыз борнына,
Кыз аптырап битен каплады.
Мин дә сиздем шунда: мескен гыйшкым
Кызган куык төсле шартлады.

Кыз торды да кинәт, әйтте миңа,
Еламады үзе, көлмәде:
«Сөям, диеп кызга үрелгәнче,
Сөрт борныңны, егет, элгәре!»

Кызым китте, мин дә шул гарьлектән,
Түзәлмичә йәрәк януга,
Ни кызык бар миңа яшәүдән, дип,
Аптекага киттем агуга.

Ярсый-ярсый бардым, һәм һич бушка
Булмады бу минем баруым.
Алып кайттым өйгә аптекадан
Бик куәтле... томау даруын.

Мин күрмәдем артык мәгъшукамны,
Томау бетте, гыйшкым онтылды.
Көчле булды дару - егет күңеле
Ике чирдән бергә котылды.

Яшьлек үтте, инде картаелды,
Яшим хәзер читтә, ышыкта.
Теләсәм дә, хәзер ләкми миңа
Бер томаулы гына гыйшык та.

 Март, 1943

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353