Яулык ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре)

Автор: 

Муса Җәлил (Муса Джалиль)

Укый: 

Алмаз Гәрәев

Аерылганда, миңа йөрәк дустым
Бүләк итте ефәк яулыгын;
Мин ярама яптым ул яулыкны,
Басар өчен агышын канымның.

Кан табыннан куе кызыл төстә
Яулык – минем йөрәк турында,
Сөйли миңа аның җылы назы
Һәм ялкынлы сөюе турында.

Мин чикмәдем, дускай, бер карыш та,
Батырларча алга атладым.
Яулык шаһит: сине һәм илемне
Йөрәк каным белән сакладым.

Июль, 1942

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353