Deprecated: Unparenthesized `a ? b : c ? d : e` is deprecated. Use either `(a ? b : c) ? d : e` or `a ? b : (c ? d : e)` in /home/host1491655/tat-i.net/htdocs/www/sites/all/modules/account_profile/account_profile.module on line 106
Кыз җыры | Татнетны үстерү фонды

Кыз җыры ("Моабит дәфтәрләре" шигырьләре)

Автор: 

Муса Җәлил (Муса Джалиль)

Укый: 

Алмаз Гәрәев

Мин озаттым аны сугышка,
Йөрәгемнең сүнмәс кояшын.
Мин озаттым аны сугышка,
Мәхәббәтем булсын юлдашы.

Авыр булды аннан аерылу,
Ни әйтсәң дә, күңел күңел шул!
Авыр булды миңа аерылу,
Рәхәт булыр кайткач күрешү!

Артык аңа барлык бүләктән
Минем аны сөеп сагынуым,
Артык миңа барлык бүләктән
Батырлыгы белән саулыгы.

Июнь, 1942

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353