«Инде таныш сукмакларда» интерактив китабы презентациясе үткәрелде

Бүген, 13 нче май көнне, Казан шәһәре Вахитов районы «Каюм Насыйри исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче татар – рус урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе укытучылары һәм укучылары өчен Президент грантлары фонды (Фонд президентских грантов) ярдәме белән төзелгән «Инде таныш сукмакларда» («Там, на разведанных дорожках») интерактив китабының 1 нче бүлеге күрсәтелде. Чараны «Татнетны үстерү фонды» башкарма директоры Раил Мәүлет улы Гатауллин һәм проектның идея авторы Владимир Шашорин алып барды.

Интерактив китап презентациясендә катнашучылар татар һәм рус фольклоры нигезләре һәм нечкәлекләре белән таныштылар. Габдулла Тукай әсәрләре геройлары аша татар халык авыз иҗаты үзенчәлекләренең бирелеше аеруча балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Интерактив китап презентациясе үзе дә интерактив режимда сорау-җавап формасында үтте. Теләгән һәркем презентация барышында катнаша алды.
 

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353