Татнетны үстерү фонды Президент грантлары фонды гранты ярдәмендә Татарстанның аз комплектлы мәктәпләре өчен бушлай курслар оештыра

Татнетны үстерү фонды Президент грантлары фонды гранты ярдәмендә Татарстанның Апас, Кукмара, Кайбыч, Чүпрәле районнарының аз комплектлы мәктәпләре өчен бушлай курслар оештыра. 

«BELEM 10+: Татарстан Республикасының аз комплектлы мәктәпләре өчен белем бирү курслары» проектын гамәлгә ашыру өчен РФ Президенты грантлары фонды гранты нигезендә «Фоторәсем ресурсларын/продуктларны ясау һәм эшкәртү», «Ресурслар/продуктларны видеоформатта ясау һәм эшкәртү», «Типография/нәшрият продуктларын булдыру һәм эшкәртү» курслары буенча укыту чаралары һәм гамәли дәресләр узачак.

Курслар дистанцион укытыла, материаллар укучыларның шәхси кабинетларында сакланачак.

Укулар тәмамлангач укучыларга яңа өстәмә белем үзләштерүләре турында “Белем Академиясе” таныклыгы тапшырылачак.

Курсларда уку өчен укучыларның әти-әниләренә 2022 елның 30 мартына кадәр түбәндәге сылтама аша https://forms.yandex.ru/cloud/621f35942cdb4235af610098/ теркәлергә кирәк.
 

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353