XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенең финалистлары билгеле

Хөрмәтле татар интернетчылары һәм татар интернеты белән кызыксынучылар!

XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенең жюри әгъзалары үз эшен тәмамлады һәм тантана үткәрү датасы/урыны да билгеле булды. 

Быел бәйге 10 номинациядә алып барылды. Бәйгегә дөньяның төрле почмакларыннан 200 гә якын гариза килде, алар арасыннан 129 гариза бәйгегә кабул итеп алынды. Финалистлар арасында Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге сайты, «Камышлы хәбәрләре» газетасының Инстаграм аккаунты, Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы сайты, «Китап» һәм «Тәртип.FM» радиоларының аккаунтлары һәм мобиль кушымталары, видеоблоглар һәм башка күп кенә интернет-проектлар бар.

Финалистларны бүләкләү тантанасы 6 нчы декабрь көнне ТР Фәннәр Академиясенең (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20) актлар залында үткәрелә. Башлану вакыты: 11:00 сәг.

Финалистлар исемлеге белән әлеге Дөньякүләм татарча IT-бәйгенең нәтиҗәләре белән бәйгенең рәсми сайтында http://konkurs.belem.ru/node/1009 адресы буенча күчеп танышырга мөмкин.

Барлык интернет-проект авторларын да чын күңелдән дөньякүләм бәйгенең финалына чыгулары белән тәбриклибез һәм тантанада көтеп калабыз! Тантанага Википедия, ВКонтакте вәкилләре дә чакырулы.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353