Татнетны үстерү фонды грантны гамәлгә ашыру кысаларында "Белем Академиясе" ярдәме белән татарча курс ачып җибәрде

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елда "Татарстан Республикасы халыклары телләрен саклау һәм үстерү буенча иҗтимагый оешмаларның инициативасына ярдәм" грантын гамәлгә ашыру кысаларында, "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы бүген, 15 нче ноябрь көнне, "Белем Академиясе" ярдәме белән Апас, Кукмара һәм Казан шәһәренең Киров районнары балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм методистлары өчен «Татарча укытканда һәм тәрбияләгәндә интернет-технологияләр куллану буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен курслар - «ТАТНЕТ.2+» курсын башлап җибәрде.

Әлеге курс кысаларында балалар бакчаларында белем һәм тәрбия бирүче педагогларны презентацияләр төзү һәм уен аша өйрәтү өчен интернет-кушымталар кулланырга, интерактив такталар һәм онлайн интерактив такталар белән эшләргә өйрәтү каралган.

Грант кысаларында Татнетны үстерү фонды 240 педагогка татар телендә өстәмә белем бирәчәк. Уку ахырында файдалы белем алудан тыш педагоглар "Белем Академиясе"нең беренче таныклыкларын да алырлар, дип көтелә. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан педагоглар үз бакчаларындагы балалар белән заманча дәресләр үткәрәчәк, аларның дәрес/шөгыль планнары һәм сценарийлары аерым бер җыентык булып дөнья күрәчәк.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353