XVII Дөньякүләм «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) проектына старт бирелә!!!

XVII Дөньякүләм «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон) проектына старт бирелә! Ул 1-21 нче октябрь көннәрне үткәреләчәк.

Проектның төп оештыручылары: Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге.

Проектның төп партнёрлары: Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан китап нәшрияты, "Татмедиа" акционерлык оешмасы, «Китап» радиосы.

XVII #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу өчен:

  • бәйгенең нигезләмәсен игътибар белән укып чыгыгыз (https://tat-i.net/tt/adabimarafon);
  • ВКонтакте'дагы рәсми төркем яңалыкларына язылып, катнашырга теләк белдереп гариза калдырыгыз (https://vk.com/adabimarathon).

Финалистлар #ӘДӘБИСАБАНТУЕ чарасына чакырылачак, #ӘДӘБИКӨРӘШтә катнашу мөмкинлегенә һәм #МИЛЛИОНТАТАР журналына ия булачак.

Барлык катнашучыларга да уңышлар теләп калабыз!!!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353