Мәгълүмати-ресурслы "Татар иле" татар социаль челтәре

"Татар иле" татар социаль челтәре Интернет челтәренең татар телле сегментына алып кереп китә торган төп интернет-проект буларак планлаштырып ясалган. Проект бик күп төрле татарча ресурслары (татар энциклопедиясе, онлайн татар китапханәсеТатнет каталогы, аудио-, видео- һәм фотогалереяләр), татар телен өйрәнү мөмкинлеге булган, даими рәвештә татар дөньясы яңалыклары белән таныштырып һәм татар дөньясының теге яисә бу вакыйгага карата фикерләрен белешеп бара торган мәгълүмати-ресурслы социаль челтәрдән гыйбарәт. "Татар иле" челтәре кысаларында шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сәхифәсе эшләп килә.

Проект Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Министрлар Кабинеты, аның карамагында булган министрлыклар һәм ведомстволар, күп санлы оешмалар һәм танылган шәхесләр ярдәме белән башкарылды. Проектны башкаручы төп оешма - "Белем.ру" компаниясе.

Татнетны үстерү фонды "Татар иле" татар социаль челтәрен үстерү һәм таныту максатыннан 2013 елда күп төрле эшләр алып барды - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Татарстан һәм Россиянең татар теле укытучылары өчен "Татар иле" һәм татар интернеты турында махсус брошюра әзерләп таратты һәм алар алдында чыгышлар ясады.

Татнетны үстерү фонды быел һәм киләчәктә "Татар иле" проектын координацияләп алып бару, аны ныгыту һәм популярлаштыру максаты белән агымдагы елның апрель аенда җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте белән берлектә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына үз ярдәмен тәкъдим итте.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2017. Барлык хокуклар якланган

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 84А
Телефон: +79656006453, +79600456353