"Белем җәүһәрләре - 2020": халык фикерен ачыклау башланды!

Татар интернеты үсеше белән кызыксынып торучылар игътибарына!

Узган елгы традицияне дәвам итеп без быел да "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен ачыклауда халык фикерен дә исәпкә алабыз.

Әмма, узган елдан аермалы буларак, иң беренче булып жюри финалистлар исемлеген үзе билгели, ә 1, 2, 3 урыннарны билгеләгәндә халык фикеренә дә колак салачак. 

Тавыш бирү бүген, 25 октябрь көнне, 18:00 сәг тә башланып китәчәк һәм 31 октябрь көнне 18:00 сәг тә тәмамланачак. 1 ноябрь (якшәмбе) көнне без жюри әгъзалары белән тагын бер кат финалистлар исемлеген карап чыгачакбыз һәм 2 ноябрь (дүшәмбе) көнне жюри рәисе протоколга кул куячак.

Ә инде кемнең ничәнче урынга лаек булганын 20 ноябрь көнне "Пирамида" күңел ачу комплексы сәхнәсеннән ишетерсез. Бу көнне "Пирамида" сәхнәсендә шулай ук XIII #әдәбимарафон проекты финалистлары да бүләкләнәчәк.

Тантанага финалистлардан тыш ВКонтакте һәм Википедия вәкилләре, республикабыз җитәкчелеге, депутатлар, жюри әгъзалары, радио-телевидение, матбугат вәкилләре чакырулы.

Тавыш бирү өчен бәйгене рәсми сайтында http://konkurs.belem.ru/katnashuchilar адресы буенча кереп иң элек барлык катнашучылар исемлеге белән танышырга, аннары, "Финалистлар өчен тавыш бирү" сылтамасы буенча күчеп, тугыз номинациядә үз кумирларың өчен тавыш бирергә кирәк (унынчы номинациядә википедиячеләрнең урыннары аларның эш күләмнәре буенча билгеләнә һәм жюри/халык фикереннән бәйле түгел).

Хәерле сәгатьтә!!!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353