"Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул ителә!!!

Ниһаять күпләр көткән вакыйга! Татарстан гына түгел, бөтен дөньяда яшәгән татар интернетчылары өчен шатлыклы яңалыгыбыз бар!

2010 нчы елда үз эшен башлаган #БелемҖәүһәрләре бәйгесенә гаризалар кабул итүне кабат активлаштырдык!

Сезнең яисә якыннарыгызның үз интернет-проектларыгыз - татарча алып барыла торган сайтлар, Инстаграм-аккаунтлар, ВКонтакте төркемнәре бармы? Яисә Википедиянең татарча өлешен үстерүдә өлеш кертәсезме? Татар телен үстерүдә файдалы эш башкарасыгыз һәм татар интернетыныда танылган шәхес буласыгыз киләме?! Була икән, димәк бу бәйге - Сезнең өчен!

"Белем җәүһәрләре" дип исемләнгән XI дөньякүләм татар интернет-проектлары бәйгесендә катнашу өчен интернет-проектыгызга сылтама белән түбәндәге номинация(ләр) буенча гариза юлларга кирәк!

I. tatar доменында иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
II. ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме/берләшмәсе;
III. Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
IV. Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты;
V. Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта;
VI. Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
VII. Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
VIII. Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
IX. Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект; 
X. Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче.

Бәйге Татарстан Республикасы министрлыклары һәм оешмалары белән берлектә оештырыла. Гран-при - яхшы ноутбук!!!

БӘЙГЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ: http://konkurs.belem.ru/nigezlama

ГАРИЗА ТАПШЫРУ: https://forms.gle/xv3ad3mZC4BBx7dr7

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353