Татар интернеты үсеше динамикасы (2018-2020 еллар)

Хөрмәтле дуслар! Татнетны үстерү фонды бүгеннән үзенең татар интернеты үсешен анализлау эшләрен янә торгызып җибәрә. Без бүген (25 нче апрельдә) актуаль булган LiveInternet статистикасын алдык һәм аны 2018 елгы статистика белән чагыштырдык.

Нәтиҗәләр бик кызыклы. LiveInternet'ның TOP-250 исемлегенә 2018 елда 22 татар сайты гына кергән булса, быел андый популяр татар сайтларының саны 34 кә җиткән (диаграммада бирелгән)!  Ә ике телдә (татар һәм рус телләрендә) эшли торган сайтларның саны 54 тән 80 гә кадәр арткан! Димәк, шушы 2 ел эчендә яңа файдалы татар сайтлары булдырылган һәм алар үз кулланучыларын тапкан, дигән сүз. Әгәр министрлыкларның һәм башка күп кенә татар сайтларының LiveInternet счетчигы булса, әлеге исемлек әле тагын дистәләгән сайт белән тулыланыр иде.

Хәзер татар сайтларының рус телендәге сайтлар белән чагыштырмасын карыйк. Сыйфатлы татар сайтлары 21,6% тан (54/250) 32% ка (80/250) кадәр күтәрелгән. Әгәр моннан ике ел элек һәр бишенче сайт файдалы татарча контентка ия булса, быел һәр өченче сайтта файдалы татарча контент бар, дигән сүз бит бу!!!

Бүгенге анализ татарча сайтлар саны артуын гына түгел, аларның кулланучылар саны да артуын күрсәтә. Интертат сайтын моннан 2 ел элек аена 38318 тапкыр кереп укучы булса, хәзер сайтка кереп яңалыклар һәм мәкаләләр укучыларның саны (78808 мәртәбә) бермә-бер арткан! Татмедиа сайтына кереп татарча һәм русча мәгълүмат укучылар саны тиздән 1,5 млн.нан артачак! Ә Шәһри Казан газетасын онлайн укучылар саны шушы 2 ел дәверендә 3 мәртәбә, ә Татар-Информның татар версиясен укучылар 4 мәртәбә арткан! Гомумән, татар интернетын үстерүдә Татмедиа агентлыгының зур хезмәте күренә, аларга "Афәрин!" дип кенә әйтәсе килә! Татнетны үстерү фонды яңалыклары белән кызыксынучылар санының да 10 мәртәбә артуы безне куандырды.

  Сайтның URL адресы Кулланучылар саны (февраль, 2018) Кулланучылар саны (апрель 2020)
1 tatmedia.ru   1388868
2 trt-tv.ru   212762
3 tnv.ru 24062 88052
4 intertat.ru 38318 77808
5 matbugat.ru 41480 55013
6 shahrikazan.com 15574 51264
7 tatar-inform.tatar 11060 39398
8 mendeleevskyi.ru   29273
9 kitap.net.ru 17410 26035
10 buinsk-tat.ru 16705 23390
11 syuyumbike.ru 12377 22961
12 gabdullatukay.ru 3998 22958
13 kukmor-rt.ru   22774
14 aznakaevo-rt.ru 7110 21655
15 nurlat-tat.ru 7795 19640
16 100tatarstan.ru   18851
17 karaakkosh.com 6654 17032
18 baltaci.ru 13658 17020
19 vatantat.ru   15600
20 chistopol-rt.ru 9085 15107
21 e-nkama.ru   14743
22 biektaw.ru 6410 14401
23 magarif-uku.ru 11435 13652
24 aksubayevo.ru 5091 12755
25 almet-rt.ru 10812 11679
26 agryz-rt.ru 6400 10863
27 idel-tat.ru 8283 9798
28 maratkabirov.com 16130 9351
29 chuprale-online.ru 9457 9153
30 apastovo.ru   9015
31 saby-rt.ru 11439 8853
32 bavly-tat.ru 6517 8849
33 tatar.com.ru 6324 8634
34 rsloboda-rt.ru 7824 8517
35 pestrecy-rt.ru   8421
36 yalkyn.ru 4506 8104
37 protatarstan.ru 5377 7962
38 tatar-congress.org   7345
39 belem.ru 6573 7070
40 zamansulyshy.ru 3320 6932
41 kazanutlary.ru 6282 6931
42 alekseyevsk.ru 6119 6770
43 kaibicy.ru 5439 6684
44 menzela.ru 9461 6398
45 kamskoe-ustie.ru 5596 6312
46 tetyushy.ru 5180 6277
47 sarman-rt.ru   6236
48 nashcheremshan.ru   6205
49 aktanysh-rt.ru   6126
50 spas-rt.ru 4156 6001
51 madanizhomga.ru   5962
52 laishevskyi.ru   5562
53 tukai-rt.ru 4375 5522
54 atnya-rt.ru 4288 4954
55 sahne.ru 4160 4362
56 omet-rb.rbsmi.ru   4274
57 muslumirc.ru 5162 4261
58 tuganaylar.ru   4174
59 sabantuyjournal.ru 8620 3954
60 alki-rt.ru 3989 3843
61 novoshishminsk.ru 5329 3839
62 beznenmiras.ru   3806
63 saba-rt.ru 3343 3691
64 shahrichalli.ru   3474
65 artistlar.ru 1956 3112
66 tuylar.ru 8246 3099
67 tulachi.ru 6139 3026
68 chelny-rt.ru   2999
69 tatarskiestihi.ru 1518 2899
70 tulpar.rbsmi.ru   2865
71 sabyem.ru 9632 2769
72 beznen.ru 3713 2615
73 gzalilova.narod.ru 1452 2549
74 maydan.tatar   2415
75 tat-i.net 224 2213
76 zainsk-rt.ru   1920
77 yashel-uzan.ru   1884
78 tatar-islam.com 1718 1640
79 salavatkupere.com   1491
80 giylem.tatar   1303

Татар сайтлары үсеше динамикасы (2018-2020 еллар)

Әлбәттә, әлеге статистика тулы түгел. Монда әле бик күп кенә татар сайтларын өстәргә булыр иде. Безнең статистикага эләгү өчен аларга да LiveInternet счетчигын кулланулары - сайтларына урнаштырулары кирәк. Бирелгән таблицада сайтны гомуми кулланучылар саны түгел, ә Татарстан территориясендә кулланучылар саны гына бирелгән. Чынбарлыкта сайтларны кулланучылар саны тагын да зуррак. Мисал өчен, Белем.ру порталына соңгы айда кергән 6925 кулланучы ул аның барлык кулланучылары санының 69%-ын гына тәшкил итә. Димәк, файдалы татар мәгарифе яңалыклары һәм ресурслары белән аена 10 меңгә якын кеше кызыксына, дигән сүз.

Татар интернеты якын киләчәктә тагын да ныгыр, аның кулланучылары саны тагын да артыр, алар арасыннан яңа сайт авторлары да калкып чыгар, алар яхшыдан-яхшы яңа татар интернет-проектларына нигез салырлар, дип уйлыйм!

Татар сайтларына ешрак керергә тәкъдим итәбез, кулланучылары саны арта барган саен әлеге интернет-проектларның авторлары тагын да канатланыбрак эшләрләр, интернет-проектлар яңа татарча рубрикалар, функцияләр белән тулыланыр, дип көтеп калабыз.

Аналитиканы Татнетны үстерү фонды директоры Р.М. Гатауллин ясады.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353