Илһам Шакировка багышланган "Илһамият" бәйгесендә катнашырга чакырабыз!

"Илһамият" дип исемләнгән халыкара бәйге-фестиваль быел 7-8 декабрь көннәрне үткәрелер, дип көтелә. Бәйгегә гаризалар кабу итү инде башланып китте.

Әлеге дәрәҗәле халыкара бәйгене оештыручылар рәтендә Татнетны үстерү фонды да бар. Ә Татнетны үстерү фонды директоры Раил Гатауллин, бәйгенең жюри әгъзасы буларак, конкурсантларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышларын, чыгыш ясый алу сәләтләрен, сәнгатьле сөйләмне бәяләүдә катнашачак.

Бәйгедә катнашу - түләүле. Гаризалар 1 декабрьгә кадәр кабул ителә.

Бәйгенең нигезләмәсе әлеге яңалыкка беркетелгән.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353