Татарча китап укучы балалар саны бер елда якынча 5 тапкыр арткан (+ исемлек һәм тантанага чакыру хаты)!

Әле күптән түгел, 15 нче июль көнне, сигезенче мәртәбә россиякүләм #әдәбимарафон проекты башланып киткән иде (http://tat-i.net/tt/node/164). Белгәнегезчә, әлеге проект интернет-кулланучыларда яхшы гадәт – китап уку гадәтен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Проект барышында 21 көн дәвамында һәр көн кулга татарча китап яисә әдәби журнал алырга, көн саен китап укырга һәм укыган әсәрләрдән иң матур һәм кызыклы өзекләрне үзеңнең социаль челтәрдәге сәхифәңдә (ВКонтакте яисә Инстаграмда) #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып барырга кирәк.

Әдәби марафон һәр квартал саен үткәрелә, ә җәй аенда проектта бары тик мәктәп укучылары һәм I – III курс студентлары гына катнаша алалар. Бу җәй айларында үткәрелгән бәйгедә барлыгы 156 бала һәм яшүсмер катнашты. Чагыштыру өчен – узган елгы җәйге әдәби марафонда барлыгы 34 бала катнашкан иде, аларның 29-ы финалга чыкты. Ягъни, узган ел белән чагыштырганда катнашучылар саны 5 тапкыр диярлек арткан.

Сигезенче марафонда 156 марафончы арасыннан 127 китап укучы финалга чыкты һәм 22 нче август көнне Казанга бүләкләү тантанасына чакырылалар:

Казан шәһәре:

  1. Гарипова Амалия (II сыйныф);
  2. Гобәева Сөмбел Данияр кызы (II);
  3. Гомәрова Зарина Айдар кызы (VI);
  4. Зиннуров Зөлфәт Динар улы (II);
  5. Насреддинова Алинә (VII);
  6. Хакимова Рамилә (X);
  7. Халикова Исламия (VI);
  8. Халикова Хәнифә (III);
  9. Хисамиева Зилә Илнур кызы (II);
  10. Шамгулова Чулпан Илнур кызы (V)

Яр Чаллы шәһәре:

  1. Каһирова Кәдрия Илһам кызы (IV);
  2. Хафизов Фәнзил (III)

Актаныш районы:

  1. Хөрмәева Рузалия Мәхтүмьян кызы (X сыйныф);
  2. Хабибрахманова Алсу Айзат кызы (IX);

Апас районы:

  1. Абдувәлиева Динара Шөхрәт кызы (XI);
  2. Афанасьева Настя Александр кызы (VII);
  3. Бәдртдинова Зилә Рәмис кызы (VII);
  4. Ваһапова Айгөл Фәнис кызы (VII);
  5. Вәлиева Камилә Рамил кызы (VII);
  6. Гайнетдинова Эльза Илдүс кызы (VIII);
  7. Гафурова Диләрә Рамил кызы (III);
  8. Дорофеева Ангелина Евгений кызы (VI);
  9. Җаппарова Зилә Ильяс кызы (V);
  10. Җәләлетдинова Адилә Илдар кызы (VIII);
  11. Заһирова Нурия Наил кызы (VI);
  12. Зәйнетдинова Зилә Руслан кызы (V);
  13. Зәкиева Ләйсән Илшат кызы (VI);
  14. Кәлимуллина Илүзә Илнар кызы (VIII);
  15. Лотфуллина Ләйсән Марат кызы (VIII);
  16. Мифтахова Эльвина Рөстәм кызы (IX);
  17. Мусин Ранис Рәмис улы (XI);
  18. Нуриева Диана Марат кызы (VI);
  19. Сәләхева Ландыш Динар кызы (III);
  20. Файзуллина Адилә Марсель кызы (V);
  21. Хатыпова Камилә Руслан кызы (VI);
  22. Шиһабиева Илүзә Илфат Кызы (VI);
  23. Яппарова Азалия Алмаз кызы (VIII)

Арча районы:

  1. Арсаева Зөһрə Тамир кызы (IX);
  2. Арсаева Чулпан Тамир кызы (II курс);
  3. Гайфуллина Рузия Рашат кызы (VI);
  4. Гилмуллина Рәзинә (III курс);
  5. Әхмәдуллина Зәлия (VII);
  6. Зиннатова Виолетта (IX);
  7. Нигаматуллина Айсылу Мансур кызы (VIII);
  8. Сәгдуллина Айгөл Хаттаф кызы (VIII);
  9. Хөсәинов Раяз Раил улы (III);
  10. Шарбатова Аделя (VIII);
  11. Шәйхиева Айзирә Илдус кызы (VIII)

Балтач районы:

  1. Галиева Асылъяр Раузит кызы (II);
  2. Галимова Ралинә (VII);
  3. Ганиева Илсинә Икрам кызы (IX);
  4. Әхмәдиева Гөлназ Мәлик кызы (IX);
  5. Мифтахов Әнәс Фуат улы (III);
  6. Сабирҗанова Диана Руслан кызы (VI);
  7. Сабирҗанова Әдилә Руслан кызы (III)

Балык Бистәсе районы:

  1. Габҗәлилова Гүзәл Наил кызы (IX);
  2. Гыймадиев Ильяс (II);
  3. Зәйнуллина Азалия Марсель кызы (IV);
  4. Шәрәфеев Әмир Руслан улы (III)

Биектау районы:

  1. Габдуллина Камилла Ринат кызы (V);
  2. Фазылҗанова Ралинә (IV);
  3. Фәйзуллина Зәринә (VIII);
  4. Хаирова Рания Ринат кызы (V);
  5. Ялаков Айнур Камиль улы (VI)

Буа районы:

  1. Сәмитова Алинә Фаяз кызы (V)

Әгерҗе районы:

  1. Абдуллин Нурислам Рөстәм улы (III);
  2. Герасимова Айгөл Эдуард кызы (VIII);
  3. Каюмов Марат Фәрит улы (VII);
  4. Каюмов Шамил Фәрит улы (IV);
  5. Нугманов Адель (IV);
  6. Сабирҗанова Сөмбел Әлфир кызы (IX);
  7. Шәймәрдәнова Ленара Илдар кызы (VIII);
  8. Шәйхетдинова Сөмбел Илгиз кызы (IV)

Әлмәт районы:

  1. Кармышева Рания Руслан кызы (IV);
  2. Шәмсиев Рүзәл Феруз улы (III)

Әтнә районы:

  1. Абдуллина Рәмзилә Илфат кызы (V);
  2. Вафина Зәлия (VIII);
  3. Садриева Зөһрә (V);
  4. Халикова Камилә Рифат кызы (VIII);
  5. Шәвәлиева Чулпан Раил кызы (II)

Кукмара районы:

  1. Абдуллина Чулпан Атлас кызы (IV);
  2. Миргазизов Нияз Дамир улы (V);
  3. Сабитова Дилә Фәнзил кызы (VI)

Лениногорск районы:

  1. Галимов Айдар Рамил улы (VII);
  2. Галяутдинова Айзилә Ирек кызы (IV);
  3. Мостафина Алия Илшат кызы (V);
  4. Рахманова Сөмбел Илһам кызы (V);
  5. Ситдыйков Илсаф Илдар улы(V)

Мамадыш районы:

  1. Насретдинова Ләйлә (VII)

Минзәлә районы:

  1. Сәлимов Нияз Азат улы (IX);
  2. Сәлимова Айназ Азат кызы (VI)

Мөслим районы:

  1. Шарифуллин Рафил (VI)

Норлат районы:

  1. Таһиров Илмир Илшат улы (VI)

Питрәч районы:

  1. Абдуллин Зөлфәт Илшат улы (IV);
  2. Абдуллин Мөслим Илшат улы (VII);
  3. Әскәров Булат Илнур улы (VII);
  4. Бәдретдинов Ренат Рамил улы (VII);
  5. Максимов Константин Алексей улы (VII);
  6. Мостафина Эльза Радик кызы (VII);
  7. Мышкова Елизавета Дмитрий кызы (VII);
  8. Садыйкова Зәлинә Булат кызы (VII);
  9. Спичков Даниил Михаил улы (VII);
  10. Спичков Кирилл Михаил улы (IV);
  11. Харитонова Виолетта Сергей кызы (V);
  12. Хәсәнова Камилә Рәфис кызы (VII);
  13. Шакиров Илзат Илфат улы (VII)

Саба районы:

  1. Дорогова Кәринә Алексей кызы (V);
  2. Зәкәрова Нәфисә Дамир кызы (VI);
  3. Мәннәнова Зәринә Илфат кызы (VI);
  4. Мәрдәнова Азалия Айдар кызы (VI);
  5. Мифтахова Азалия Рөстәм кызы (VI);
  6. Шафикова Әдилә Марат кызы (V);
  7. Ярмиев Ралиф Рифнур улы (VIII);
  8. Ярмиева Фирүзә Рифнур кызы (II);
  9. Гарифуллина Сөмбел (X)

Тәтеш районы:

  1. Заһидуллина Алия Равил кызы (V)

Тукай районы:

  1. Арысланова Ильвина Ильнур кызы (V)

Түбән Кама районы:

  1. Вәлиева Самира Азат кызы (VIII);
  2. Сәгъдиева Әлфинә Сәйфетдин кызы (VIII)

Чирмешән районы:

  1. Мәссарова Гөлия Рәмис кызы (VII);
  2. Сальманова Венера (IX);
  3. Сөләйманов Ленар (X);
  4. Хәсәншина Алсинә (VIII)

Яңа Чишмә районы:

  1. Мусина Чулпан Марат кызы (II)

Яшел Үзән районы:

  1. Минуллина Алия (VIII);
  2. Сәйфетдинов Газиз Фәнис улы (VII);
  3. Харитонов Данил (VII).

Әлбәттә, катнашырга теләк белдергән һәркем дә уңышка ирешеп чыга алмый, бу юлы да 29 бала марафонны ахырына кадәр үтә - үзендә яхшы гадәт тәрбияли алмады. Кемдер ялкаулана, кемдер эшне тиешенчә башкарып чыкмау өчен төрле сәбәпләр таба. Ә кемнәрдер, киресенчә, максат куялар һәм, киртәләр булуына карамастан, уңышка ирешәләр. #әдәбимарафон проекты нәкъ менә шундый уңышка ирешә торган ныклы рухлы татар шәхесләрен тәрбияли.

Марафон җиде тапкыр Татарстан китап нәшрияты белән берлектә иңгә-иң үткәрелгән булса, сигезенче марафоннан башлап проектны Татарстан Язучылар берлеге үз канаты астына алды. Шуңа күрә, #әдәбимарафон хэштегы белән бергә, язмаларда оештыручыларның да хэштегларын күрергә була: #ТатарстанЯзучыларБерлеге, #ТатнетныҮстерүФонды. Моннан тыш китап укучылар әсәрнең исемен һәм аның авторын да хэштеглар белән тамгалыйлар (мәсәлән: #МусаҖәлил #АбдуллаАлиш һ.б.). Шул рәвешле, интернет челтәрендә язучыларның әсәрләреннән өзекләрне хәзер татар хәрефләре белән дөрес итеп язып хэштеглар буенча социаль челтәрләрдә дә эзләп табарга мөмкин.

Китап укучы балаларны һәм яшүсмерләрне тәбрикләргә тантанага күп санлы балалар язучылары киләчәк. Алар арасында Роберт Миңнуллин, Ләбиб Лерон, Рафис Корбан, Йолдыз Шәрәпова, Эльмира Шәрифуллина, Ленар Шәех, Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Галимҗан Гыйльманов, Нәкыйп Каштанов, Алмаз Гыймадиев, Рөстәм Галиуллин, Йолдыз Миңнуллина һәм башка язучылар һәм шагыйрьләр булыр, дип көтелә.

Тантана 22 нче август көнне Татарстан Язучылар берлегенең Тукай залында Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14 адресы буенча үткәреләчәк. Теркәлү 10:00 сәг. башлана, чара башлану вакыты – 11:00 сәгатьтә.

Чарага барлык журналистларны, матбугат хезмәткәрләрен һәм телевидениене көтеп калабыз.

PS. Марафон әлегә республика күләмендә үткәрелде, әмма анда Россиянең һәм дөньяның теләсә кайсы төбәгендә яшәүче татарлар һәм башка милләт кешеләре катнаша алалар.

Проект турында тулырак мәгълүматны марафонның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә табып була: https://vk.com/adabimarathon.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353