100 дән артык укучы #әдәбимарафон проектында катнашачак!

Бүген #әдәбимарафон проектының сигезенче бәйгесе башланып китте! Җәй айларында оештырылып үткәрелә торган #әдәбимарафон бары тик мәктәп укучылары өчен генә оештырыла. Күп санлы сораулар буенча бу юлы җәйге әдәби марафонга I-III курс студентлары өчен дә катнашу мөмкинлеге ачылды.

Әлеге моментта 100 дән артык мәктәп укучысы катнашырга теләк белдереп гариза язып калдырды инде. Катнашырга теләк белдереп гариза калдыруы бик җиңел. Моның өчен #әдәбимарафон төркеменә https://vk.com/adabimarathon адресы буенча кереп теркәлергә һәм беркетелгән яңалыктагы комментарийларда бүген 22:00 кадәр катнашу теләген белдерергә ("+" куярга, ФИОны язарга һәм кайдан булуыгызны хәбәр итәргә) кирәк.

Ә инде аннары 21 көн дәвамында бер көн дә калдырмый кулга татарча китап алып укырга һәм укыган китаптан иң кызыклы өзекләрне үзегезнең ВКонтакте яисә Инстаграм аккаунтыгызда #әдәбимарафон һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырып барырга кирәк. Китап Татарстан китап нәшриятында нәшер ителгән булса #татарстанкитапнәшрияты, башка нәшриятта нәшер ителгән булса - әлеге нәшрият хэштегын, шулай ук китап/әсәр/шигырь авторы хэштегын (мәсәлән, #ГабдуллаТукай #АбдуллаАлиш) урнаштырырга тәкъдим итәбез.

Финал тантанасына бары тик 20 яисә 21 көн катнашкан укучылар гына чакырылачак. Тантанада балалар язучылары белән очрашырга, алар белән бергә истәлеккә фотога төшәргә, алар кулыннан истәлекле дипломнар һәм бүләкләр алырга мөмкин булачак.

Ә инде балалар өчен оештырылган #әдәбимарафон проектын оештырырга ярдәм итәргә теләсәгез, безнең белән элемтәгә керә (http://tat-i.net/tt/address) яисә онлайн режимда акчалата ярдәм күрсәтә аласыз: http://tat-i.net/tt/blago.

Белем.ру порталы барлык катнашучыларга да уңышлар теләп кала!

PS. Марафончылар укыган китаплар/әсәрләр белән #әдәбимарафон хэштегы буенча күчеп танышып барып була.

НӘТИҖӘЛӘР

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353