#әдәбимарафон тантанасына татар китапларын укыган 1100 дән артык марафончы киләчәк!

Иртәгә, 15 нче май көнне, УНИКС концертлар залында #әдәбимарафон проекты финалистларын - татар әдәбиятын сөючеләрне бүләкләячәкләр. Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты берлектә оештырып үткәрә торган һәм Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган әлеге марафонда катнашучыларның саны бу кварталда 1100 дән артып китте (исемлек: http://tat-i.net/tt/node/158).

#әдәбимарафон - һәр кешедә файдалы гадәт - китап уку гадәтен формалаштыра торган проект. 21 көн дәвамында "марафончылар" татар әдәби әсәрләрен (романнар, повестьлар, пьесалар, шигырьләр, ...) укыйлар һәм әлеге укыган әсәрләрдән иң кызыклы өлешләрне үзләренең ВКонтакте аккаунтында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштыра баралар. #әдәбимарафон проекты кешеләрне шулай ук тайм-менеджментка (көн дә китап укырга вакыт табарга) өйрәтә, татарча дөрес сөйләм һәм хатасыз язу күнекмәләрен ныгыта, яңа фикердәш дуслар табарга мөмкинлек бирә (марафончылар өчен проект барышында аерым чат ясала һәм анда җанлы әңгәмәләр оештырыла).

1-21 нче апрель көннәрне үткәрелгән җиденче марафон дөньякүләм исеменә лаек булды, анда Австралиядән (Аделаида), Башкортстан һәм Марий-Эл Республикаларыннан, Омск һәм Пермь өлкәләреннән, Санкт-Петербург, Ижау, Сургут, Яңа Уренгой шәһәрләреннән дә катнаштылар.

Татар китапларын укучыларны котларга тантанага бик күп күренекле шәхесләр килергә планлаштыра, алар арасында Римма Ратникова, Разил Вәлиев, Фоат Галимуллин, Рабит Батулла, Мәдинә Маликова, Ленар Шәех, Галимҗан Гыйльманов, Рафис Корбан, Равил Фәйзуллин, Ләбиб Лерон, Эльмира Шәрифуллина, Хәбир Ибраһимов, Илсөяр Иксанова, Гөлсинә Галимуллина, Айгөл Әхмәтгалиева, Гүзәл Галләмова, Равилә Шәйдуллина, Люция Аблеева һ.б. шәхесләр бар.

Тантана 11:00 сәгатьтә башлана.

Тантанага барлык матбугат (телевидение, радио, газета-журнал) хезмәткәрләрен көтеп калабыз!


Реклама бирергә теләүчеләр өчен мәгълүмат:
1. Партнерлык пакетлары
2. Реквизитлар

Иганәчеләр (Татнетны үстерү фондына ярдәм итәргә теләүчеләр) өчен мәгълүматhttp://tat-i.net/tt/blago.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353