Бүген Татнетны үстерү фондының X Попечительләр советы утырышы узды

Бүген Татнетны үстерү фондының X Попечительләр советы утырышы узды. Утырышның көн тәртибе түбәндәгечә булды:

  • Татнетны үстерү фондының башкаручы директоры Раил Мәүлет улы Гатауллинның 2018 нче елда эшләнгән эшләр буенча хисап тотуы;
  • 2019 нчы елда татар интернетын, .tatar доменын, татар Википедиясен, социаль челтәрләрдә татар аккаунтларын һәм татар төркемнәрен, татар әдәбиятын һәм татар мәдәниятен һәм, гомумән, интернет челтәрендә татар телен үстерү юнәлешендә даими чаралар үткәрүне планлаштыру;
  • 2019 нчы елда планлаштырган проектларны тормышка ашыру өчен финанслар мәсьәләсен хәл итү өчен гамәлләрне планлаштыру;
  • төрлесеннән.

2018 нче елда Татнетны үстерү фонды һәм аның командасы тарафыннан шактый эшләр башкарылган, алар арасыннан "Белем җәүһәрләре", "Әдәби марафон", "Тәмле марафон", "Сәламәт иртә", "Әдәби алан", "Эшмәкәрлек рухы" проектларын атап үтәргә була. 2019 нчы елның сентябрь аенда тагын бер яңа фәнни онлайн-проектны оештырып эшләтеп җибәрү дә күздә тотыла.

Попечительләр Советы әгъзаларыннан 9 кешедән 6 кеше утырышта катнашты, попечительләрнең тәкъдимнәре тыңланды, нигездә 2019 нчы елга эш планы бертавыштан кабул ителде.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353