X Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар 26 нчы апрель көнне кабул ителә башлаячак!

Хөрмәтле татар интернетчылары, сайт һәм интернет-проект авторлары!

Бүген, 21 нче февраль - Халыкара Туган тел көнендә - X Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итү көнен хәбәр итәргә булдык. Быелгы юбилей бәйгегә гаризалар 26 нчы апрель көнне кабул ителә башлаячак!

Аңа кадәр интернет-проектларыгызның сыйфатын дөньякүләм бәйгедә катнашырлык дәрәҗәдә югары күтәрегез, татар телендә мөмкин кадәр күп һәм яхшы сыйфатлы ресурсларны урнаштырыгыз, кулланучыларыгыз санын да арттыра төшегез. Интернет челтәрендә файдалы татар проектлары арта барсын! Барысы да үзебезнең кулларда!

Беренче апрельгә кадәр бәйгенең Нигезләмәсенә тәкъдимнәр кертә, иганәчелек һәм реклама буенча тәкъдимнәр белән элемтәгә чыга аласыз. 

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353