Данил Сәфәров: "Сайтны алып бару көндәлек йөккә әверелә, шул йөкне тартып барырлык дәртегез сүрелмәсен дип телим"

Белешмә:

Данил Сәфәров:

  • Туу урыны: Казан
  • Туган көне: 23 февраль 1980
  • Гаилә хәле: өйләнгән, улы бар
  • Белеме: КДУның Журналистика факультеты, КГФЭИның Финанслар һәм кредит факультеты

- Данил, татар интернетында сине белмәгән кешеләр аздыр. Татар интернетына кайчан һәм нинди проект белән кереп киттең. Татар интернетына кереп китүнең сәбәпчеләре кемнәр яисә нәрсәләр?

- Интернетка «Матбугат.ру» сайты белән “кердем” дияргә буладыр. Аңа хәтле башка кешеләргә сайтлар эшләгән булды. “Матбугат.ру”га быел 5 ел булды. Безгә еш кына сезнең максатыгыз нидә дип сорыйлар. Максатлар берничә: мәгълүмати кырда үз мәйданыңны булдыру, кешегә мәгълүмат тарату, халыкны бер виртуаль мәйданда туплау, аларны аралаштыру һ.б. “Ә акча эшләү?” - дип сорыйлар. Әлбәттә, андый максат та бар. Сайт акча эшләмәсә, ул озак яши алмый. Акча ул чыгымнарны каплар өчен дә, яңа проектларны башлап җибәрү өчен дә, гаиләңне туендыру өчен дә кирәк. Без дәүләттән бер тиен дә акча алмыйбыз. “Матбугат.ру” чиста базар мөнәсәбәтләре дигән шартларда батмаска тырыша, эшләвен дәвам итә. Шунысын да аңларга кирәк, бу социаль бизнес. Күп акча эшләргә омтылган кеше монда килми, сату-алуга, коммерциягә бара.   

- “Матбугат.ру”ның концепциясе нидән гыйбарәт?

- Без басма матбугат битләрендә чыккан язмаларның дайджестын бирәбез. Үзебезнең язмалар да чыга. Моннан тыш “Якташыңны тап”, “Тиң ярымны эзлим”, “Китап базары”, “Игъланнар” кебек социаль бүлекләр эшләп килә. Сайтта аралашу бик күп. Ай саен 3 меңнән артык комментарий язалар. Әйтергә кирәк, аларның шактые бетерелеп бара, чөнки сайтның кагыйдәләренә, гомумән кануннарга, әхлак нормаларына туры килми. Шул сәбәпле кайбер темаларны читләтеп тә үтергә туры килә. Әйтик, дини, милли, шәхес темаларын. Журналистика ягыннан бу, бәлки, бик үк дөрес тә түгелдер. Әмма “Матбугат.ру” мәгълүмати кырны, яңалыклар кырын максималь дәрәҗәдә капларга омтылмый. “Матбугат.ру”га кергән кеше башка сайтларга да керсен иде. Комментларны исә администратор карап бара. Кайвакыт бәхәс шундый дәрәҗәгә җитә ки, материал тулаем сайттан алына. Андый хәлләрнең булганы бар. Әгәр дә бәхәс деструктив фазага күчә икән, бар якка да зыян китерә икән, аны бетерү ягын кулай күрәбез.

- Татар интернетында никадәр кеше бар дип уйлыйсың? Синең татар телендә ясалган проектлар әлеге кулланучыларның күпмесен җәлеп итәргә сәләтле?

- Татар интернетында әледән әле “чебеш санау” омтылышлары ясап карыйлар. Әмма төгәл санны берәү дә әйтә алмас. Кем белсен инде интернетта күпме татар барын? Ә урыслар күпме? Кемдер социаль челтәрдәге төркемнәр, андагы аккаунтларның үзләрен татар дип билгеләүләре буенча саный. Иң якын ысул шулдыр, әмма, әлбәттә, төгәл түгел.

- Татар интернетында сине нәрсә аеруча борчый? Тылсымлы таяк булса бер селтәнү белән нинди 3 мәсьәләне тиз генә хәл итәр идең?

- Бер шаяру бар бит әле: “Интернетта бөтен кеше дә матуррак һәм батыррак, ярый әле без аларның исләрен тоймыйбыз” дигән. Интернетта кеше батыр, ә тормышта куркак. Онлайндагы кеше үз гамәлләре, үз сүзләре, үз “батырлыклары” өчен оффлайндагы кебек үк җавап тотарга тиеш. Кануннан бер үк бит! Гадәти тормышта янау, мыскыл итү, яла ягу рөхсәт ителми. Интернетта рөхсәт ителергә тиешме? Кайберәүләр интернеттан мине таба алмаячаклар дип язалар. Алай түгел. Һәр сүзегез өчен җавап тотарга әзер булыгыз. Тылсымлы таягым булса, мин интернетның бары тик уңай өлешен генә, конструктив әңгәмәләрне генә калдырыр идем. Әмма тылсымлы таяк әкияттә генә була шул (көлә).

- Интернет челтәрендә яңа проектлар ачарга планда бармы? Алар татар телендә булырлармы? Татар телендә интернет-проект акча китерсен өчен нинди эшләр башкарырга кирәк?

- Яраткан эшең белән шөгыльләнсәң, күп өлкәдә акча эшләп була дип уйлыйм мин. Шул исәптән татар мәйданында, татар интернетында да. Әлбәттә, җиңел түгел. Татар дөньясының күп өлкәсе кеше саны, клиентлар саны, тел белүчеләр саны һ.б. белән чикләнгән.

- Үзеңнең проектлардан кала татар интернетында нинди проектлар ошый? Шәп идея бит, менә дигән проект бит, ник минем башка килмәгән икән дигән 3-4 татар сайтын атап кит әле.

- “Таткнигафонд” – дәүләт тарафыннан эшләнгән уңышлы проектларның берсе (бәлки бердәнбердер). Милли, дини өлкәдә “Азатлык”, “Татар заманы” уңышлы гына эшли. Шунысы шатландыра, тар темага багышланган сайтлар эшли, үлмиләр: “Белем.ру” – уку-укыту, “Балачак.ру” – балалар өчен, “Туйлар.ру” – туйлар сайтлары, “Тамаша.ру” – шоу-бизнес һ.б.

- Интернет челтәрендә татар телендә сайт ясарга теләгән кулланучыларга нинди киңәшләр һәм теләкләр әйтер идең?

- Төгәл максатлар куеп эшләгез. Максатыгыз нидә? Акча эшләүме? Имидж булдырумы? Мөнбәрме? Башкасымы? Сайт ачып караучылар шактый булды. Әмма дәрт бик тиз сүрелә. Сайтны алып бару көндәлек йөккә әверелә. Шул йөкне тартып барырлык дәртегез сүрелмәсен дип телим.

Әңгәмәдәш: Раил Гатауллин

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353