"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесендә катнашучылар һәм бәйгене кызыксынып күзәтеп торучылар!
Бәйге елдан-ел ныгый һәм киңәя бара, номинацияләр саны арта, интернет-проектларга карата таләпләр кырыслана һәм шул ук вакытта бүләкләр дәрәҗәлерәк була бара.
Быелгы тантана да башка елларга караганда нык үзгә булачак!
Беренчедән, аның тантана үткәрелү урыны үзгәрә. Быел җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 29 нчы октябрь (дүшәмбе) көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында үткәреләчәк, тантана 11:00 сәгатьтә башланачак.
Икенчедән, "ВКонтакте социаль челтәре җәүһәрләре" номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләргә Санкт-Петербургтан ВКонтакте социаль челтәренең проектлар җитәкчеләре дә киләчәкләр.
Өченчедән, быел бәйгенең партнерлары саны да артты, димәк, быел җиңүчеләргә тапшырыласы бүләкләр саны һәм кыйммәте дә артыр, дип өметләнеп калабыз.
Тантанага һәрбер катнашучы чакырулы. Тик шулай да, финалга үткән катнашучыларны - җиңүчеләрне рәсми чакыру хатын, тиешле куллар куелгач, якын арада аерым яңалык буларак бәйгебезнең рәсми сайтында http://konkurs.belem.ru адресы буенча урнаштырырбыз, дип ышандырып калабыз!
Финалга үткән проектлар исемлеге
- "Калеб" | http://kalebtatar.ru
- "Кыңгыраулар" сайты | https://bezmek.jimdo.com
- "Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналларының берләштерелгән порталы | http://magarif-uku.ru
- "Сөембикә" журналы | https://vk.com/suumbike
- "Тукай дөньясы" порталы | http://gabdullatukay.ru
- Авылдашлар | http://svetloeozero.ru
- Айгөл сайты | http://aygul.tatar
- Ана күңеле балада… | https://vk.com/club50309773
- Башлангычлар иле https://sites.google.com/site/abdullinaelmirailfakovna/
- Башлангычым - гүзәл мизгелем | http://giilga.at.ua
- Бәхетле балачак | http://kbalachak.jimdo.com
- Габдулла Кариев театры | http://karievteatr.ru
- Габдулла Кариев театры | https://vk.com/kariev_teatri
- Гыйлем | http://giylem.tatar
- Имтихан | http://umtuxan.tatar
- Казан утлары | http://kazanutlary.ru
- Классташлар | http://iglaikino.ru
- Кызык-Мызык | https://vk.com/kizik_mizik
- Мөнирә Садыйкова сайты | http://sadykova-munira.narod.ru
- Педагог-китапханәче портфолиосы | http://555777.ucoz.ru
- Профком сайты | http://profkom-kguki.ucoz.com
- Сарман гимназиясе сайты | http://sarmangimnazia.ucoz.ru
- Татар акылы | http://vk.com/tatar_akyly
- Татар ата-аналары | http://vk.com/telemtatar
- Татар теле укытучысы Фәрзиева Алсу сайты "И газиз туган телем" | http://alsu-tatar.ru
- Татарча casual | https://vk.com/tatarchacasual
- Тәртипле татарлар | https://vk.com/tatars
- Туган авылым минем - Аккүзем | https://akkuzsait.jimdo.com
- Туган ягым Ташкичү | http://tashkichu.ucoz.site
- Уйнап белем алабыз | http://uen.do.am
- УКЫ | https://vk.com/ukytatarstan
- Халилова Айназ Айдаш кызы сайты | http://halilova-ainaz.jimdo.com
- Халкым минем | http://khalkym-minem.ucoz.ru
- Хәбибуллина Рузалия сайты | http://ruzalia.ru
- Хәтер | http://pamyat3.webnode.ru
- Че гуглит татар кызы | https://vk.com/cheguglittatarkyzy
- Шәрипова Эльвира Рафик кызының шәхси сайты | http://rafikovna.jimdo.com
- Яшәү яме - гаиләмдә. (Хезмәт төбе - хөрмәт) | http://alfija.jimdo.com
Тантанага чакыру - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми хаты
Ихтирам белән, бәйгенең оештыру комитеты