Игътибар! "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесенә гаризалар кабул итү 3 көннән тәмамлана!

Хөрмәтле татнетчылар, татар сайтлары һәм ВКонтакте социаль челтәрендә татар төркемнәре администраторлары!

"Белем җәүһәрләре" дип исемләнгән IX Дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенә гаризалар кабул итү 15 сентябрь көнне тәмамлана! Сайтларыгызның яхшыртыр урыннарын яхшыртып, урнаштырасы материалларны урнаштырып шушы бер-ике көндә бәйгедә катнашу өчен гаризаларыгызны тапшыруыгызны көтеп калабыз.

Бәйгедә быел 10 номинация буенча катнашып була:

  1. "Укытучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә һәм аның эшчәнлегенә багышланган, интернет-проектны ясауда укытучы(лар) үз(ләр)е төп өлеш керткән интернет-проектлар катнаша ала.
  2. "Укучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укучы(лар) ясаган һәм үзләренең белем алу белән бәйле эшчәнлекләрен чагылдырган интернет-проектлар катнаша ала.
  3. "Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә балалар бакчасы/башлангыч мәктәп тормышын чагылдырган, башлангыч белем бирүгә багышланган яисә интернет-проектны ясауда шул яшьтәге баланың зур өлеше кергән, гаиләләр ясаган, гаиләләр өчен ясалган, иман һәм тәрбия өлкәсендә файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-проектлар катнаша ала.
  4. "Урта белем - яшь җәүһәрләр" номинациясе. Әлеге номинациядә урта гомуми белем мәктәбе тормышын яисә урта белем бирү мәктәпләре каршында эшләп килүче түгәрәкләр эшен чагылдырган интернет-проектлар катнаша ала.
  5. "Югары белем – фән җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә махсус урта һәм югары уку йортлары тормышын чагылдырган интернет-ресурслар, студентларның һәм фән хезмәткәрләренең фәнни темага багышланган интернет-проектлары, фән үзәкләре һәм китапханәләрнең сайтлары катнаша ала.
  6. "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә татар мәдәниятенә, аның тарихына, шулай ук белем һәм тәрбия бирү өчен зур әһәмияткә ия булган, төрле файдалы темаларга багышланган интернет-проектлар катнаша ала.
  7. ".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә .tatar доменында урнашкан, татар телендә киң катлау укучылар өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-проектлар катнаша ала.
  8. "Күренекле татар җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә күренекле татар шәхесләренә (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) багышлап ясалган бай мәгълүматлы интернет-проектлар катнаша ала.
  9. "Җәүһәрләр галәме" номинациясе. Әлеге номинациядә бөтен дөньяга сибелеп яшәгән халкыбызны берләштереп, татар халкын, татар телен һәм мәдәниятен саклап торган татар оешмалары/берләшмәләренең рәсми сайтлары катнаша ала.
  10. "ВКонтакте социаль челтәре җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә ВКонтакте социаль челтәрендә оештырылган, кулланучылары/язылучылары саны 1000 кешедән арткан, зур әһәмияткә ия булган һәм файдалы татарча төркемнәр катнаша ала.

Бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан үткәрелә. Бәйгенең быелгы махсус партнеры - ВКонтакте социаль челтәре! Җиңүчеләрне бүләкләүгә тантанага быел ВКонтакте вәкилләре дә киләчәк!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353