III Халыкара "Илһамият" фестиваль-бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Казан дәүләт мәдәният институты күп санлы оештыручылар, шул исәптән Татнетны үстерү фонды ярдәме белән III Халыкара "Илһамият" фестиваль-бәйгесен башлап җибәрә. Гаризалар 23 ноябрьга кадәр кабул ителә. Фестиваль-конкурс үзе исә Казан дәүләт мәдәният институтының концертлар залында 24-25 ноябрь көннәрне үткәреләчәк. 

Бәйгедә мәктәп укучылары да, студентлар да катнаша алалар. Конкурста 2 номинация, 3 категория һәм 4 яшь төркеме бар. Бәйгедә катнашу шартлары белән Нигезләмәне укып танышып була. 

Барлык кулланучыларга да уңышлар телибез!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353