Deprecated: Unparenthesized `a ? b : c ? d : e` is deprecated. Use either `(a ? b : c) ? d : e` or `a ? b : (c ? d : e)` in /home/host1491655/tat-i.net/htdocs/www/sites/all/modules/account_profile/account_profile.module on line 106
VIII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләре - 2017 (+фото)

VIII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләре - 2017 (+фото)

20 октябрь көнне Казанның Г.Камал театры бинасында VIII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” файдалы татар интернет-проектлары бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Тантанага бәйгедә катнашкан һәр сайт авторы, жюри әгъзалары, узган еллардагы җиңүчеләр, татар интернеты белән даими кызыксынучы татнетчылар, телевидение һәм матбугат вәкилләре чакырулы иде.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан “Белем.ру” порталы кысаларында оештырылучы бәйгегә быел Татарстанның унөч шәһәр һәм районыннан, шулай ук Самара өлкәсеннән, Үзбәкстаннан барлыгы 80 гариза килгән иде. Тәкъдим ителгән сайтлардан 60 сайт бәйгегә кабул ителде һәм 9 номинация буенча бәяләнде. 

“Белем җәүһәрләре” бәйгесенең максаты – татар телле сайтларны барлау, аларның уңышларын билгеләү һәм таныту. Тантанада быел беренче тапкыр үз көчен сынап караган сайт авторлары да, берничә ел катнашып, әлегә “Белем җәүһәрләре” исеменә лаек булмаган кешеләр дә бар иде. Аларда зур потенциал барлыгын искәртеп үтәсебез килә, киләчәктә алар да зур уңышларга ирешерләр, сайтлары зур танылу алыр, дип өметләнәбез.

Ә быелгы җиңүчеләр - түбәндәгеләр:

“Белем җәүһәрләре – 2017” бәйгесенең Гран-при ияләре, “Җәүһәрләрнең җәүһәре” исеменә лаек булучылар:

  • “Язмышмы, ялгышмы?” интернет-проекты (yazmysh.ru) авторы, Актаныш районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы, “Яшь информатик” түгәрәге җитәкчесе Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы;
  • “Түбән көек урта мәктәбе сайты” интернет-проекты (tkoek.ucoz.ru) авторы, Әтнә районы Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы;
  • “Тәнәфес” газетасы” интернет-проекты (tenefec.jimdo.com) авторлары, Әлмәт районы Түбән Мактама 1нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызы җитәкчелегендәге укучылар коллективы.

“Белем җәүһәрләре - 2017” бәйгесендә беренче урын алучылар:

  • “Үзебезчә Тәмле Татарча” интернет-проекты (tyk.tatar) авторлары, Галимов Марат Илдар улы һәм Галимова Алсу Фоат кызы (“.tatar домены – җәүһәрләр чыганагы” номинациясе);
  • “Нәселем-горурлыгым” интернет-проекты (habibullinnar.jimbo.com) авторы, Лениногорск районы Урмышлы төп белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Хәбибуллин Искәндәр Артур улы (“Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре” номинациясе);
  • “Язучы Зиннур Хөсниярның рәсми сайты” интернет-проекты (husniyar.ru) авторы,”Татмедиа” АҖ, “Салават күпере” журналы редакциясе филиалы җитәкчесе, язучы Хөснетдинов Зиннур Зыятдин улы (“Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе);
  • “Камал театры сайты” интернет-проекты (kamalteatr.ru) авторлары, Якупов Илфир Илшат улы җитәкчелегендәге Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы (“Тематик ресурс – иҗади җәүһәр” номинациясе);
  • “Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты” интернет-проекты (gzalilova.ru) авторы, Мөслим районы Мөслим урта гомуми белембирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы (“Укытучы – җәүһәр” номинациясе);
  • “Китапханә сайты” интернет-проекты (kkg.ucoz.ru) авторы, Лаеш районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Имәнкискә урта гомумбелем бирү мәктәбенең педагог-китапханәчесе Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы (“Урта белем – яшь җәүһәрләр” номинациясе);
  • “Самар татарлары” дип аталган мәгълүмат медиа-порталы (samtatnews.ru) авторы, “Самар татарлары” медиа-порталы мөхәррире Нуретдинова Римма Равил кызы (сайтның иганәчесе – “Туган тел” оешмасы) (“Җәүһәрләр галәме” номинациясе).

“Белем җәүһәрләре - 2017” бәйгесендә икенче урын алучылар:

  • “Калеб” интернет, Казан, kalebtatar.ru, (“Тематик ресурс – иҗади җәүһәр” номинациясе);
  • "Авылдашлар" - Якты Күл авылы блогы, Нурлат районы, svetloeozero.ru, (“Укучы – җәүһәр” номинациясе);
  • "Аксу ТВ" интернет-телевидениесе, Казан, (1tv.tatar), (“.tatar домены – җәүһәрләр чыганагы” номинациясе) ;
  • Башлангычлар иле, Балтач районы, sites.google.com/site/abdullinaelmirailfakovna/ (“Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре” номинациясе);
  • Өмет йолдызы, Кукмара районы, joldyz.clan.su, (“Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе);
  • Татарханә, Яр Чаллы, abishevaalena.ru, (“Укытучы – җәүһәр” номинациясе);
  • Мөслимем - гүзәл җирем, Мөслим районы, moslimemguzel.mya5.ru, (“Урта белем – яшь җәүһәрләр” номинациясе);
  • Ташкент шәһәре татар мәдәни үзәге,Ташкент шәһәре tatarlar.uz (“Җәүһәрләр галәме” номинациясе);
  • Мәдәният һәм сәнгать институты, Казан, profkom-kguki.ucoz.com, (Югары белем – фән җәүһәрләре номинациясе).

“Белем җәүһәрләре - 2017” бәйгесендә өченче урын алучылар:

  • “Җиһан”, Казан, cihan.tatar, (“.tatar домены – җәүһәрләр чыганагы” номинациясе);
  • “Яшәү яме гаиләмдә! Хезмәт төбе – хөрмәт”, Казан, alfija.jimdo.com, (“Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре” номинациясе);
  • “Халкым минем”, Лаеш районы, khalkym-minem.ucoz.ru (“Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе.
  • Габдулла Кариев театры, Казан, karievteatr.ru (“Тематик ресурс – иҗади җәүһәр” номинациясе);
  • Кыйблам, Лаеш районы, nigez.ucoz.ru, (“Тематик ресурс – иҗади җәүһәр” номинациясе);
  • Татар теле укытучысы Фәрзиева Алсу «И газиз туган телем», alsu-tatar.ruБалтач районы, (“Укытучы – җәүһәр” номинациясе);
  • Айгөл сайты, Әлмәт районы, aigyl.jimdo.com, (“Укытучы – җәүһәр”).

Бәйгенең оештыручылар коллективы исеменнән барлык җиңүчеләрне дә чын күңелдән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә шулай татар интернетының якты маягы булып балкыгыз!

Фоторепортаж

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353