Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Г. Камал театрында үткәрелә (+ рәсми чакыру)

"Белем җәүһәрләре - 2017" VIII Бөтендөнья файдалы татар интернет-проектлары бәйгесендә катнашкан хөрмәтле кулланучылар, сайт авторлары!

Жюри әгъзалары һәм экспертлар күптән түгел быелгы бәйгегә нәтиҗәләр ясадылар һәм җиңүчеләр исемлеге алар өчен инде билгеле. Әмма аларның исемнәре башка кешеләр өчен әлегә сер булып калачак. Бәйгедә кемнәр җиңеп чыккан булуын бары тик тантана барышында гына белү мөмкин булачак.

Шул сәбәпле, бәйгенең оештыру комитеты "Белем җәүһәрләре - 2017" VIII Бөтендөнья файдалы татар интернет-проектлары бәйгесе җиңүчеләрен генә түгел, ә анда катнашкан һәрбер сайт авторын яисә хуҗасын бәйге тантанасында көтеп кала.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшыру тантанасы җырчыларның һәм артистларның чыгышлары белән бергә үрелеп барылачак. Тантанада Татнетны үстерү фонды җитәкчесе, "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесенең оештыру комитеты рәисе, Россия һәм Казахстан интернет-премияләренең жюри әгъзасы Раил Гатауллиннан "Заманча татарча сайт ясау һәм аны таныту" темасына махсус мастер-класс көтелә.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 20 октябрь көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында үткәрелә. Башлану вакыты: 11:00 сәг.

PS. Мәктәп укытучылары һәм укучылары өчен рәсми чакыру хаты түбәндә беркетелгән. 

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353