"Яшь татнетчылар" интернет-проектлар бәйгесенең бүләкләү тантанасына чакыру

Хөрмәтле дуслар!

Күптән түгел генә без III Республикакүләм "Яшь татнетчылар" интернет-проектлар бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булганын язып чыккан идек

Бүген исә барлык оештыручылар исеменнән татарча сайт ясап бәйгедә катнашкан 15 баланы әти-әниләре һәм укытучылары белән 16 май көнне Яр Чаллы шәһәренең «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенә (Ак.Королев урамы, 20) бүләкләү тантанасына чакырабыз.

Тантана 11:00 сәгатьтә башлана. Көтеп калабыз!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353