III Республикакүләм "Яшь татнетчылар" интернет-проектлар бәйгесе нәтиҗәләре билгеле!

Бу көннәрдә Татнетны үстерү фонды каршында эшләп килгән жюри әгъзалары III Республикакүләм "Яшь татнетчылар" интернет-проектлар бәйгесенә килгән сайтлар белән танышып чыктылар һәм җиңүчеләрне ачыкладылар.

Бәйге инде өченче ел рәттән Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан оештырыла.

Бәйгедә быел Татарстанның 8 шәһәре һәм районыннан (Актаныш, Арча, Әлмәт, Иннополис, Кукмара, Лениногорск, Мөслим, Яр Чаллы) 15 бала катнашты. Алар арасыннан 5 бала - башлангыч сыйныф укучылары, 10 бала - уртанчы сыйныф укучылары.

I-IV һәм V-IX сыйныф укучылары арасында нәтиҗәләр аерым ясалды. Жюри әгъзалары 7 сайтка призлы урын, ә калган сайтларга - лауреат дипломын тапшырырга карар кылдылар.

Быелгы бәйгедә призлы урын алган сайтлар:

Бәйгедә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 16 май көнне Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә үткәрелер, дип планлаштырылган иде. Якын көннәрдә барлык катнашучыларга тантананың төгәл көнен/вакытын хәбәр итеп хатлар җибәреләчәк (+ бәйгенең төп мәгълүмати иганәчесе булган Белем.ру порталында әлеге яңалыкка комментарий буларак мәгълүмат куелачак).

Оештыручылар һәм жюри әгъзалары исеменнән барлык катнашучыларны тәбрик итәбез һәм бәйге тантанасында Яр Чаллы шәһәрендә көтеп калабыз!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2017. Барлык хокуклар якланган

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 84А
Телефон: +79656006453, +79600456353