Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе (+нигезләмә)

Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе һәм Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе Татнетны үстерү фонды белән берлектә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган «Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы астында үткәрелүче Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе үткәрә.

Бәйгедә өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, төп һәм урта мәктәп, сәнгать һәм спорт мәктәпләре, махсус (коррекцион) мәктәп укытучылары катнаша ала.

Бәйгегә эшләр түбәндәге 5 юнәлеш буенча кабул ителә:

  1. өстәмә, мәктәпкәчә белем бирү (гомуми);
  2. башлангыч сыйныфлар (гомуми);
  3. гуманитар фәннәр (татар теле, татар әдәбияты, рус теле, рус әдәбияты, чит телләр, тарих, җәмгыять белеме);
  4. төгәл фәннәр (математика, информатика, физика, химия, биология, география, технология);
  5. сәнгать һәм тәрбия фәннәре (музыка, рәсем сәнгате, физик тәрбия, ТИН).

Бәйгегә эшләр 17 апрельдән 30 апрельгә кадәр (30 апрель 23.59 сәг.) кабул ителә. Нәтиҗәләр 1-6 май көннәре эчендә игълан ителә.

Тулырак мәгълүмат белән әлеге яңалыкка беркетелгән Нигезләмәне укып танышып була.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353