"Илһамият" бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге

Мәдәният һәм сәнгать белән кызыксынучы хөрмәтле интернет-кулланучылар!

Быел көз айларында Казан дәүләт мәдәният институты күп санлы оештыручылар, шул исәптән Татнетны үстерү фонды ярдәме белән II Халыкара "Илһамият" фестиваль-бәйгесен үткәргән иде. 12 нче ноябрь көнне аның җиңүчеләрен бүләкләү оештырылды, чара гала-концерт белән тәмамланды.

"Бәйге бөтен дөнья күләмендә үткәрелде, татар җырларын хәтта Африкадан килеп Мәдәният институтында белем алучы студентлар да башкарды", - дип белдерде оештыручылар гала-концертта.

Җиңүчеләрне бүләкләүдә Татнетны үстерү фонды да катнашты, аның җитәкчесе Раил Гатауллин гран-при яулаган балаларга кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырды.

Җиңүчеләр исемлеге

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353