Чаллыда яшь татар интернетчыларын бүләкләячәкләр

«Яшь татнетчылар» республикакүләм интернет-проектлар бәйгесе Татнетны үстерү фонды, Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия»се тарафыннан быел икенче мәртәбә оештырылды. Бәйгене оештыруга быел ТР «ТИСБИ» идарә университеты» дәүләти булмаган югары профессиональ белем бирү учреждениесенең Яр Чаллы филиалы да кушылды.

Бәйге заманча технологияләрне, интернет-проектлар ясау нигезләрен яхшы белгән әхлаклы, белемле татар балаларының санын арттыру, аларны таныту, башкаларга үрнәк итеп кую максатыннан оештырыла.

Бәйгедә быел балалар ясаган 19 интернет-проект катнашты. Алар ике яшь категориясенә карап бәяләнделәр. Җиңүчеләрнең кем булуы бәйге тантанасында хәбәр ителәчәк.

Бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы планлаштырылган вакыттан бераз соңрак - 20 май көнне үткәреләчәк. Үткәрелү урыны - Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясе. Финалистларга чакыру инде юлланган. Җиңүчеләрне диплом һәм грамоталардан кала оештыручылар һәм иганәчеләр әзерләгән бүләкләр дә көтә. Бәйгенең төп иганәчесе - Таттелеком компаниясе.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353