Deprecated: Unparenthesized `a ? b : c ? d : e` is deprecated. Use either `(a ? b : c) ? d : e` or `a ? b : (c ? d : e)` in /home/host1491655/tat-i.net/htdocs/www/sites/all/modules/account_profile/account_profile.module on line 106
Белем.ру порталында - шигырь язучы яшьләр өчен бәйге! | Татнетны үстерү фонды

Белем.ру порталында - шигырь язучы яшьләр өчен бәйге!

Хөрмәтле яшь татар интернетчылары!

Уку елы тәмамланырга төгәл 2 атна вакыт калды. 25 май - традицион Соңгы кыңгырау бәйрәме үткәрелә. Кемнәрдер тагын бер сыйныф өскә күтәреләчәк, ә кемнәрдер олы юлга аяк басачак, ә кайберәүләр югары уку йортын тәмамлап эшкә урнашачаклар. Мәктәпкә, югары уку йортына, укытучыларга рәхмәт әйтеп яңа тормыш сукмагыннан атлап китәчәкләр.

Шушы уңайдан, Татнетны үстерү фонды Белем.ру порталы кысаларында республикабызның 8-11 нче сыйныф укучылары, махсус урта һәм югары уку йортларын тәмамлаучы яшьләр арасында шагыйрьләр бәйгесен үткәрә. Сездән мәктәпкә һәм укытучыларга рәхмәт белдереп үзегез язган татарча шигырьләрне көтеп калабыз. Аларны әлеге игълан астында (порталдагы яңалык белән ВКонтакте челтәрендәге рәсми төркемдәге әлеге яңалык астында) урнаштыра аласыз.

Иң яхшы шигырьләрне Белем.ру порталы редакциясе үзе сайлап ала. Биш җиңүчегә ВКонтакте челтәрендәге профильләренә 100-әр тавыш бүләк ителәчәк һәм Татнетны үстерү фонды белән Белем.ру порталының дипломнары тапшырылачак. Моңа өстәп иң яхшы шигырьләр бәйгенең төп партнеры - "Идел" журналында бастырылу өчен тәкъдим ителәчәк. 

Әлеге бәйгедә катнашып Сез укытучыларыгызга һәм укыган уку йортыгызга олы рәхмәтегезне дә әйтә алачаксыз, яшь шагыйрь булып танылып бездән бүләк тә ала алачаксыз.

Бәйгегә эшләр кабул итүнең соңгы көне - 24 нче май. 25 нче май көнне җиңүчеләрне игълан итәчәкбез һәм электрон бүләкләребезне тапшырачакбыз.

Барыгызга да уңышлар теләп калабыз!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353