Габдулла Тукай туган Кушлавыч авылында "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең финал туры үтте (+фото)

Кичә, 22 апрель көнне, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Габдулла Тукай туган Кушлавыч авылында шагыйрьнең тууына 130 ел тулуы уңаеннан күп кенә бәйрәм чаралары үткәрелде.

Бу көнне Кушлавычта үткәрелгән иң төп чара - "Әдәби җәүһәрләр" дип исемләнгән I Россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең финал туры булды. Әлеге бәйгенең беренче туры 2015 елның сентябрь аенда аның төп оештыручылары - Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге белән оештырылып башланып киткән иде. Бәйгенең финал туры ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитеты, Арча районы Мәгариф идарәсе һәм Кушлавыч төп гомумбелем мәктәбе белән берлектә оештырылып үткәрелде.

Бәйгенең иганәчеләре:

  • "Таттелеком" акционерлык җәмгыяте,
  • Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры,
  • "Милли" чәчәк студиясе.

Мәгълүмати иганәчеләр:

  • "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе (шул исәптән - "Болгар" радиосы),
  • "Идел" журналы,
  • "Сөембикә" журналы,
  • "Казан утлары" журналы,
  • "Тылсымлы куллар" журналы, 
  • "Арча радиосы",
  • "Арча хәбәрләре" гезетасы.

Кунакларны Арча ягы бик җылы кабул итте. Иң элек тантанада катнашучылар Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Кушлавыч авылы җирле хакимият җитәкчелеге килгән кунакларны кыскача гына Кушлавыч авылындагы тарихи объектларның урнашу урыннары белән таныштырып үтте.

Тукайның тууына 130 ел уңаеннан быел күп кенә мәдәни-тарихи объектлар (Тукай музее һ.б. тарихи объектлар) яңартылган. Шуларның берсе - Кушлавыч мәдәният йорты. Бәйгенең финал туры нәкъ менә яңартылган мәдәният йортында үткәрелде.

Тантананы Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев ачып җибәрде.

Финал бәйгесен аның идея авторы һәм җитәкчесе Раил Гатауллин алып барды. Ул иң беренче булып залдагы тамашачыларны жюри әгъзалары белән таныштырды. Алар:

  • Фоат Галимуллин, әдәбият галиме, КФУ профессоры, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,
  • Рәмис Аймәт, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары,
  • Рифә Рахман, шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,
  • Гөлзадә Бәйрәмова, "Казан утлары" журналы хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,
  • Лениза Вәлиева, шагыйрә, ИЯЛИ хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Аннары финал турында катнашу өчен өстәлләр янына беренче тур җиңүчеләре чакырылды. Алар:

  • Ситдикова Гөлшат, методист/программист, Казан шәһәре,
  • Бахтеева Гөлчәчәк, Казан шәһәре Идел буе районы 127 нче мәктәпнең I кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
  • Шәйдуллина Гүзәлия, Казан шәһәре Вахитов районы 5 нче лицееның югары кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
  • Мостафина Әлфия, Балык Бистәсе районы Ямаш урта мәктәбенең югары кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Викторина "Белем.ру" компаниясе әзерләгән махсус компьютер программасын кулланып үткәрелде. Экранда финалистларга барлыгы 40 сорау тәкъдим ителде, сораулар Таҗи Гыйззәт, Заһидә Бурнашева, Илдар Ханов, Хәсән Туфан, Фатих Әмирхан, Муса Җәлил, Клара Булатова һәм Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле булды. Көрәш шулкадәр көчле барды ки, сораулар тәмамланган вакытка ике финалист - Гөлчәчәк Бахтеева һәм Гүзәлия Шәйдуллина бер дәрәҗә баллар җыярга өлгерделәр. Жюри рәисе Фоат ага Галимуллинга әлеге ике катнашучы өчен өстәмә сорау бирергә туры килде. Һәм иң беренче булып сорауга Казан шәһәре Вахитов районы 5 нче лицееның югары кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Шәйдуллина дөрес җавап бирә алды. Һәм шул рәвешле ул "Әдәби җәүһәрләр" россиякүләм бәйгесенең гран-при бүләгенә (бәйгенең иганәчесе - "Таттелеком" җәмгыяте тәкъдим иткән заманча портатив музыкаль центрга һәм махсус дипломга) лаек булды.

Кушлавыч авылында үткәрелгән әлеге тантанага махсус кунаклар - Фатих Әмирханның һәм Таҗи Гыйззәтнең оныклары чакырылган иде. Алар бер-бер артлы җиңүчеләрне котлап киттеләр, аларга үзләренең кыйммәтле бүләкләрен тапшырдылар.

Викторина тәмамланганнан соң икенче чара - "Әкияттә кунакта" дип исемләнгән, Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган видео мастер-класслар бәйгесенең иң уңышлы эшләрен тәкъдим итү оештырылды. 

Тамашачылар бик кызыксынып әлеге видеолардан өзекләр белән таныштылар, укучыларның эшләренә сокландылар. Әлеге эшләр видеода гына күрсәтелеп калмады, Кушлавыч авылы мәктәбе фойесында да тәкъдим ителде. Төшке ашка кергән вакытта финалистлар әлеге кул эшләре белән таныша, реаль экспонатларны күрә алдылар.

Төшке аш тәмамлануга Кушлавыч авылына кунакка "Болгар" радиосының "Чәкчәк" тапшыруын алып баручылар кунакка килеп төште. Алар Татарстан Милли музее хезмәткәрләре һәм Татарстанның атказанган артистлары (Мингол Галиев, Луара Шакирҗан һ.б.) белән бергә "Тукай эзләре буенча сәфәр"гә чыкканнар иде. Кушлавыч авылы Мәдәният йортында җыелган күп санлы тамашачыларга музейның тарихи экспонатлары - Габдулла Тукайның карандаш савыты һәм тарихи фотолар тәкъдим ителде. Чара артистларның чыгышлары белән үрелеп матур итеп алып барылды. "Чәкчәк"леләр үзләре генә чыгыш ясап калмадылар, укучы балалар арасында шигырь бәйгесен дә оештырдылар, аларның барысын да бүләкләп үттеләр.

Әлеге чара тәмамланганнан соң, Кушлавычка килгән кунакларга яңартылган, яңа экспонатлар белән баетылган Тукай музее тәкъдим ителде. Шуны да әйтергә кирәк, бәйге тантанасына хәтта Пермь өлкәсеннән катнашып, җиңүчеләр рәтенә керә алган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәйхан ханым Габдушева да килгән иде.

Ниһаять, Кушлавыч авылының тарихи-мәдәни объектлары белән танышу тәмамланганнан соң, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы башланып китте. Җиңүчеләрне бүләкләү өчен тантанага Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Илгиз улы Гарифҗанов та килгән иде. Ул бәйгенең идея авторы һәм оештыручысы Раил Гатауллин белән бергә "Әкияттә кунакта" һәм "Әдәби җәүһәрләр" россиякүләм бәйгеләре җиңүчеләренә бүләкләр тапшырып чыкты.

Бәйге ахырында һәр жюри әгъзасына сүз бирелде, жюри әгъзалары тарафынна тамашачылар арасында татар әдәбияты буенча өстәмә бәйге үткәрелде, җиңүчеләргә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының кыйммәтле бүләкләре тапшырылды.

Шул рәвешле, татар әдәбияты белән кызыксынган, аны хөрмәт иткән һәркем әлеге тантанадан саллы бүләкләр һәм канәгатьлек хисе белән кайтып китте.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353