"Әдәби җәүһәрләр" I Россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең финалына чакыру хаты

Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр, "Әдәби җәүһәрләр" I Россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесендә уңышлы катнашкан китап укучылар!

"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең I туры тәмамланды һәм бәйгенең икенче этабында - финал турында гран-при өчен көрәшәчәк конкурсантлар билгеле булды.

Алар (I урын алучылар):

  • Габдрахманова Рузилә Әмир кызы, Азнакай шәһәре 5 нче урта гомуми белем бирү һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе китапханәчесе
  • Нәбиуллина Айгөл Хөснулла кызы, Зәй муниципаль районы Кадер урта гомуми белем мәктәбенең I кв.категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы
  • Ситдикова Гөлшат Муллаян кызы, методист/программист, Казан шәһәре
  • Бахтеева Гөлчәчәк Фоат кызы, Казан шәһәре Идел буе районы 127 нче мәктәпнең I кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
  • Шәйдуллина Гүзәлия Хәлим кызы, Казан шәһәре Вахит районы 5 нче лицееның югары кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
  • Мостафина Әлфия Вахит кызы, Балык Бистәсе районы Ямаш урта мәктәбенең югары кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
  • Зарипов Рафаэль Зиннур улы, Мөслим районы Түбән Табын мәктәбенең I кв.категорияле физика һәм математика укытучысы.

Шулай ук, әлеге тантанага тамашачы буларак II һәм III урын алучылар чакырыла. Алар әлеге тантанада рәсми рәвештә бүләкләнәчәкләр. Алар:

  • Гибадуллина Ленара Гыйльметдин кызы, Кукмара районы Югары Арбаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең I кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
  • Галләмова Айгизә Мозаффар кызы, Актаныш районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең  IX сыйныф укучысы
  • Габдушева Рәйхан Динам кызы, Пермь крае Орда районының Карьево урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы
  • Исмәгыйлова Рәзинә Гыйльмегаян кызы, Казан шәһәре Идел буе районы “127 нче мәктәп”  гомуми белем муниципаль учреждениесенең  I нче категорияле татар теле һәм әдәбияты  укытучысы
  • Дәүләтшина Гөлнара Әсхәт кызы, Казан шәһәре Вахит районы 5 нче лицееның I кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
  • Гомәрова Галина Александр кызы, Казан шәһәре Совет районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең I кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
  • Мәхмүтова Гөлшат Рәзин кызы, Алабуга районы аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбенең югары кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
  • Гайнуллина Алсу Ирек кызы, Кукмара районы Кәркәүч урта гомуми белем бирү мәктәбенең I кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
  • Сафина Лилия Наил кызы, Бөгелмә районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең II кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
  • Рахманова Гүзәл Гатаулла кызы, Биектау районы Айбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе китапханәчесе.

Өстә әйтеп үтелгән барлык җиңүчеләрне 22 апрель көнне Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Кушлавыч авылы клубында 10:00 сәгатьтә башланачак финал турына чакырабыз.

Тантанага турыдан-туры килергә мөмкин, транспорт чыгымнарын килүче як үзе каплый. Шул ук вакытта Казаннан Кушлавычка автобус белән бару мөмкинлеге булдырыла (якынча иртәнге 7:30 да Казаннан кузгалачак, төгәл вакытын өстәмә рәвештә соңрак сайтта хәбәр итәчәкбез). Автобус белән бару-кайту кирәк булган катнашучыларның 20 апрельдән дә соңга калмыйча безнең белән элемтәгә керүләрен сорыйбыз.

Тантананы матбугатта яктырту өчен тантанага телевидение, матбугат вәкилләрен чакырабыз (автобус белән бару-кайту мөмкин булачак, алдан хәбәр итеп язылуыгыз сорала).

Элемтә өчен мәгълүмат:

E-mail: fondtatnet@yandex.ru, тел.: +79600456353.

PS. Әлеге финалистларны тантанага чакыртып Татарстан Республикасы мәгариф идарәләренә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан да рәсми хат килер дип ышанып калабыз. Шулай ук, Пермь краена да рәсми чакыру юлланыр, дип ышанып калабыз.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353