Гаджетларсыз тормыш мөмкинме?

1946 елның 14 февралендә халыкка иң беренче мәртәбә реаль эшли торган электрон компьютерны тәкъдим иткәннәр. Әлеге компьютерның исеме – ENIAC I (Electrical Numerical Integrator And Calculator).

Димәк, быел февраль аенда компьютерның юбилее, аңа – 70 яшь, дигән сүз!

Бүгенге компьютерлар белән иң беренчеләрен, аларның функциональ параметрларын чагыштырсак, җир белән күк аермасын күрербез. Тәүге санакларны урнаштыру һәм эшләтеп җибәрү өчен зур-зур бүлмәләр, заллар кирәк булган булса, бүгенгеләрен (ноутбукларны) култык астына кыстырып, ә смартфоннарны кесәгә салып та йөртеп була. Кайбер кешеләр компьютерларга кагылырга курыккан вакытта (андыйлар инде бик аз калып бара), күпчелек аннан башка яши дә алмый…

Компьютердан файдамы, зыянмы?

Компьютер дигәндә кемнәрдер көне-төне аның каршында уен уйнап утырган малаен яисә кызын, башкалар монитор каршында үзенең бетмәс-төкәнмәс исәп-хисап эшен, кемдер социаль челтәрләрне, кайберәүләр аудиоколонкаларга тоташтырылган ноутбугын күз алдына китерәдер. Компьютерны ничек файдаланасың бит…

Әлбәттә, компьютерларның файдасы искиткеч зур. Мисал өчен, космостагы ясалма иярченнәр компьютер белән идарә ителә, завод-фабрикаларда авыр хезмәтне компьютерлаштырылган станоклар һәм роботлар башкара, самолетлар белән автопилот режимында санаклар идарә итә, медицина өлкәсендә кайбер катлаулы операцияләрне алар ярдәме белән генә ясап була, инде кайбер заманча автомобильләр (мәсәлән, Google компаниясе автомобильләре) белән дә компьютерлар идарә итә башлады. Кайбер компьютерларны махсус код язып программаларга кирәк булса, кайберләренә тавыш, ә кайберләренә ишарә белән дә команда бирергә мөмкин. Бүгенге көндә аерым фәнни үзәкләр уй белән идарә итү юнәлешендә эзләнү эшләре алып бара.

Компьютерның барлык файдалы якларын санап бетерә торган түгел. Әлеге мәкалә дә нәкъ менә ноутбук экранына карап язылган, журналның макеты компьютер программасын кулланып җыелган, күп кенә фотолар һәм рәсемнәр дә шунда эшкәртелгән. Компьютер булмаса, журналның әлеге саны шуның кадәр сыйфатлы, матур булып һәм шулай тиз дөнья күрмәс тә иде, бәлки. Шулкадәр зур ярдәмче булгач, компьютердан нинди зыян күрергә була соң? Карап китик.

Әйе, бүгенге көндә кешелек дөньясының бар эшен дә диярлек компьютер башкара. Компьютерлаштырган автомобиль сезне кирәкле адреска кадәр алып килә, калькулятор тиз генә нәтиҗәне санап чыгарып, хуҗасына әйтә, интернет челтәре реферат кына түгел, теләсә кайсы сорауга җавап табарга сәләтле. Мәгълүматны саклау өчен баш мие түгел, компьютер хәтере кулланыла башлады. Юк, монысы алай ук куркыныч түгел. Кирәк вакытта бу ярдәмнән файдаланмый калырга ярамый. Әмма, компьютер кулланган хәлдә үз башыгыз барын онытмагыз! Баш миегезне файдалы мәгълүмат белән тутырырга тырышыгыз, файдалы китаплар укыгыз, күңелдән санарга өйрәнегез, шигырьләр ятлагыз, зур саннар белән хәтердә математик гамәлләр башкарыгыз. Компьютерсыз икегә икене дә тапкырлый алмасагыз, сездән ни файда соң?! Хәтта хайваннар да саный һәм математик гамәлләр башкара белә. (Бу турыда интернетта кызыклы мәгълүматлар бар. – Авт.)

Кешегә компьютердан тагын бер зыян монитор каршында озак утырудан булырга мөмкин. Кеше – табигать баласы, аңа хәрәкәтләнергә кирәк. Компьютер алдында озак утырсаң, дөрес утырмасаң, умыртка баганасы кәкрәергә, яшьтән үк бил һәм аяк-куллар сызлый башларга, төрле сөяк авырулары, гиподинамия башланырга, иммунитет кимергә мөмкин. Характеры нык булмаган кешеләрдә виртуаль бәйлелек тә формалаша ала. Боларга компьютер гаеплеме соң? Минемчә, кеше үзе. Компьютер каршында утырганда СанПиН кагыйдәләрен белсәгез, вакытында ял итәргә өйрәнсәгез, спорт һәм физик хезмәт белән еш шөгыльләнсәгез, бер авыру да сезне аяктан ега алмас, минемчә.

Тагын бер бәла – күзләр. Мониторга текәлеп озак утырсаң, бу органнарга зыян килергә, вакытыннан алда сукырая башларга мөмкин. Әмма монысы да кешенең компьютерны дөрес файдалана белмәвеннән килә. Күзләрне ял иттерергә өйрәнергә, мониторның бер ноктасына гына текәлеп карап утырмаска киңәш ителә. Көне-төне йолдызларга карап утырсаң да, муен сызлый башларга һәм күзләр нык арырга мөмкин бит. Элеккеге электрон-нурлы көпшәле мониторлар инде күптән кулланылыштан чыкты, дияргә була. Хәзерге мониторларның зыяны санитар нормаларга туры килә, туры килмәгәннәрен сатуга чыгарырга да тиеш түгелләр . Компьютер мониторына караганда гади телевизор экраны күпкә зыянлырак!

Әлбәттә, сыйфатсыз техника сафтан чыгып кешегә зыян китерергә, тиешенчә тоташтырылмаган электр үткәргечләрдән янгын башланырга, компьютер техникасыннан башка төрле шундый зыян килергә дә мөмкин. Әмма боларның барысы да кешенең үз гаебе нәтиҗәсендә генә. Өлкән сыйныфларда физика, математика, информатика, физкультура фәннәрен яхшы үзләштергән һәркем компьютердан бары тик файда гына күрәчәк.

Нәрсә соң ул гаджетлар?

Компьютерлар турында сөйләгәч, гаджетларны искә алмый булмый. Инглизчә «gadget» сүзеннән алынган, «прибор, җайланма» мәгънәсенә ия. Гаджет дигәндә без нәкъ менә компьютерга тоташтырылган берәр җайланманы күз алдына китерәбез: планшет, iPod, mp3-плеер, электрон китап, цифралы фотоаппарат, смартфон, коммуникатор һ.б.

Әйе, аларның һәрберсен дә диярлек компьютерга тоташтырырга мөмкин. Гадәттә, моның өчен компьютерның USB порты кулланыла. Шул ук вакытта, принтер, flash-хәтер, тычкан, клавиатура кебек җайланмалар гаджет түгел.

USB-гаджетларга (USB портын кулланып компьютер белән генә эшли торганнарга) исә шундый җайланмаларны кертергә мөмкин: USB мини суыткыч, клавиатура өчен USB тузан суырткыч, аякларны җылыту өчен USB-тапочка, USB-вентилятор, USB-кружка һ.б.

Игътибар! Гаджетларны виджетлар белән бутарга кирәкми!

Виджетлар – гаджетларның программ варианты, компьютерда эшләргә уңайлы булсын өчен язылган өстәмә файдалы программалар. Мисал өчен, валюта курсын, һава торышын, киләчәк вакыйгаларны, дата һәм вакытны белеп тору өчен уңайлы өстәмә программалар. Аларны әле икенче төрле информерлар дип тә атыйлар.

Бу урында кулланучыларыбызга татарча виджетлар барлыгын әйтми кала алмыйм. Алай гына да түгел, татарча виджетларны сез үзегез дә ясый, компьютерыгызга урнаштыра һәм башкаларга тәкъдим итә аласыз.

Шундыйларның берсе – Яндекс виджетлары. Яндексның татарча варианты барлыгы турында журналның алдагы саннарының берсендә инде язып чыккан идек. Моның өчен Яндекс сайтына керергә һәм татар телен сайларга гына кирәк. Моны һәркем дә булдыра ала.

Иң элек http://widgets.yandex.ru адресы буенча күчеп, Яндекс тәкъдим иткән виджетлар белән танышып чыгыгыз.

Яндекста үзегезнең виджетны ясау катлаулы эш түгел. Сайтыгыз булса, тагын да яхшы! Мин, мәсәлән, Белем.ру яңалыкларын кайвакыт шуннан укып барам.

21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан сез дә татарча виджетлар ясый һәм дусларыгызга тәкъдим итә аласыз. Әгәр сез ясаган виджет үзегездән кала тагын кемгә дә булса файдалы икән, димәк, хезмәтегез бушка китмәгән!

Әмма шуны онытмагыз, татар дөньясы виртуаль гына түгел, ул чынбарлыкта да бар! Дусларыгыз белән онлайн түгел, реаль тормышта ешрак күрешергә һәм аралашырга тырышыгыз. Реаль тормышны матур итеп ясый алабыз икән, виртуаль тормышны да шулай ук матур һәм яхшы, күңелгә хуш килә торган итеп ясый алачакбыз!

© Раил Гатауллин, http://idel-tat.ru, 04.03.2015

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2017. Барлык хокуклар якланган

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 84А
Телефон: +79656006453, +79600456353