"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесе .tatar доменындагы иң яхшы татар сайтларын барлый!

Бүген, 15 февраль көнне, интернет челтәрендә VII Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" файдалы татар интернет-проектлары бәйгесе (konkurs.belem.ru) старт ала. Гаризаларны кабул итү төгәл 7 ай дәвамында барачак һәм 15 сентябрь көнне тәмамланачак. Бәйгегә нәтиҗәләр октябрь аенда ясала.

Бәйгедә татар сайтлары һәм татар версиясе булган сайтлар гына кабул ителә. Сайтлар файдалы булырга, татар кулланучылары өчен файдалы мәгълүматлар тәкъдим итәргә тиеш.

Бәйгенең төп оештыручылары

  • Татнетны үстерү фонды;
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы;
  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

2016 елда оештыручы-партнерлар:

Быел бәйге киңрәк дәрәҗәдә үткәрелә һәм аңа яңа номинацияләр кертелде. 2016 елда бәйгедә 100 дән артык татар сайты катнашыр дип көтелә.

Бәйгенең 2016 ел номинацияләре:

  1. "Укытучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә һәм аның эшчәнлегенә багышланган, интернет-проектны ясауда укытучы(лар) үз(ләр)е төп өлеш керткән интернет-ресурслар катнаша ала.

  2. "Укучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укучы(лар) ясаган һәм үзләренең белем алу белән бәйле эшчәнлекләрен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.

  3. "Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә балалар бакчасы/башлангыч мәктәп тормышын чагылдырган, башлангыч белем бирүгә багышланган яисә интернет-проектны ясауда шул яшьтәге баланың зур өлеше кергән, гаиләләр ясаган, гаиләләр өчен ясалган, иман һәм тәрбия өлкәсендә файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ала.

  4. "Урта белем - яшь җәүһәрләр" номинациясе. Әлеге номинациядә урта гомуми белем мәктәбе тормышын яисә урта белем бирү мәктәпләре каршында эшләп килүче түгәрәкләр эшен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.

  5. "Югары белем – фән җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә махсус урта һәм югары уку йортлары тормышын чагылдырган интернет-ресурслар, студентларның һәм фән хезмәткәрләренең фәнни темага багышланган интернет-проектлары, фән үзәкләре һәм китапханәләрнең сайтлары катнаша ала.

  6. "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә татар мәдәниятенә, аның тарихына, шулай ук белем һәм тәрбия бирү өчен зур әһәмияткә ия булган, төрле файдалы темаларга багышланган интернет-ресурслар катнаша ала.

  7. ".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә .tatar доменында урнашкан, татар телендә киң катлау укучылар өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ала.

  8. “Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе. Әлеге номинациядә күренекле татар шәхесләренә (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) багышлап ясалган бай мәгълүматлы интернет-проектлар катнаша ала.

Гаризаны тапшыру өчен теркәлергә һәм менюда ачылган Катнашу төймәсенә басарга, интернет-проект һәм аның авторы турында мәгълүматны хәбәр итәргә кирәк.

Гариза тапшырыр алдыннан Бәйгенең Нигезләмәсе белән танышып чыгарга тәкъдим ителә.

Барлык катнашучыларга да уңышлар теләп калабыз! Татар интернеты файдалы һәм сыйфатлы сайтларга бай булсын иде!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353