Татнетны үстерү фонды «Туган ягым – яшел бишек» республикакүләм бәйгесен оештыруда ярдәм күрсәтте

Республикабыз мәктәпләренең 4 нче сыйныф укучылары өчен оештырылган «Туган ягым – яшел бишек» бәйгесендә 25 иҗади эш – тугра белән 25 бала катнашты. Алар мәктәптә укучылар һәм мөмкинлекләре чикле булган балалар төркеменә бүленеп бәяләнделәр.

Туграларга тавыш бирү 14 марттан 20 апрельгә кадәр бәйгенең "Татар иле" социаль челтәрендәге рәсми төркемендә алып барылды. Туграларга тавыш бирү бәйгесендә 110 тавыш җыеп, абсолют‎ җиңүче – Кукмара 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Исмәгилова Гүзәл булды! Бәйгедә катнашкан барлык тугралар белән "Туган ягым - яшел бишек" бәйгесенең рәсми төркемендә танышып була.

22 нче апрель көнне, Яр чаллы шәһәренең 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда бәйгегә нәтиҗә ясалды, җиңүчеләргә дипломнар, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Бәйгене оештыручылар – «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, «Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе» балаларга өстәмә белем бирү муниципаль автономияле мәгариф учреждениесе, «1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае» «Нур» милли мәдәният һәм сәнгатьне өйрәнү бүлеге.

Жюри:

  • Гатауллин Раил Мәүлет улы – «Татнетны үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы директоры
  • Даутов Гомәр Филгиз улы – филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты Алабуга институты (филиал) татар филологиясе кафедрасы мөдире
  • Мөхәмәтдинов Рият Загретдин улы – Татарстан Республикасының танылган сәнгать эшлеклесе, Россиия и Татарстан рәссамнары берлеге һәм «Тамга» төркеме әгъзасы, график
  • Сираҗиева Сәгыйдә Фәүзи кызы – Россиия и Татарстан рәссамнары берлеге һәм «Тамга» төркеме әгъзасы, график
  • Шәйдуллина Гөлдания Хәниф кызы – «1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае» «Нур» милли мәдәният һәм сәнгатьне өйрәнү бүлеге методисты

Җиңүчеләр исемлеге:

I. Батыршина Лилия Рамил кызы – «Зәй районы Мәлем авылы гербы» (Зәй шәһәре «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 4 Б сыйныф укучысы) Җитәкчесе: Нигъмәтҗанова Резидә Рәхимҗан кызы.

II. Исмәгилова Гүзәл Рамил кызы – «Үз гербым» (Кукмара муниципаль районы «Кукмара 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 4 Б сыйныф укучысы). Җитәкчесе: Хәйдарова Гөлфия Минрахман кызы.

II. Миникеев Вильдан Фазыл улы – «Сәфәр авылы гербы» (Актаныш муниципаль районы «Сәфәр гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 4 нче сыйныф укучысы). Җитәкчесе: Фәтхелова Алсу Фирдәвис кызы.

III. Золотарёва Наталья – «Самара өлкәсе, Камышлы районы, Иске – Усман авылы гербы» (Бөгелмә шәһәре «1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 4 нче сыйныф укучысы). Җитәкчесе: Гайсина Рәзилә Зәкиулла кызы.

III. Шәрипов Айрат Рамил улы – «Ашит авылы гербы» (Зәй шәһәре «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 4 Г сыйныф укучысы). Җитәкчесе: Васильева Тәнзилә Мөдәрис кызы.

III. Дюндина Валерия Павел кызы – «Дюндиналар гаиләсенең гербы» (Бөгелмә шәһәре «7 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 4 В сыйныф укучысы). Җитәкчесе: Талипова Гөлшат Илдус кызы.

Мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле читтән торып катнашучы балалар:

I. Мостафин Раян Кәрәм улы – «Минем классым гербы» (Арча муниципаль районы «Яңа Кенәр VIII төрдәге махсус коррекцияләү интернат-мәктәбе» белем бирү муниципаль учреждениесе 4 нче сыйныф укучысы). Җитәкчесе: Файзрахманова Ленара Ильбик кызы.

II. Гатауллина Венера Миннерахман кызы – «Әгерҗе районы Көчек авылы гербы» (Әгерҗе муниципаль районы «Көчек урта белем бирү мәктәбе» белем бирү муниципаль учреждениесе 4 нче сыйныф укучысы). Җитәкчесе: Муртазина Лилия Ильсур кызы

III. Абдуллина Фаина Фәрит кызы – «Гаилә гербы» (Арча муниципаль районы «Яңа Кенәр VIII төрдәге махсус коррекцияләү интернат-мәктәбе» белем бирү муниципаль учреждениесе 4 нче сыйныф укучысы). Җитәкчесе: Хәкимова Нурфия Исламгали кызы.

III. Мәгъсумова Гүзәл Искәндәр кызы – «Арча җирлегенә багышланган тугра» (Арча муниципаль районы «Яңа Кенәр VIII төрдәге махсус коррекцияләү интернат-мәктәбе» белем бирү муниципаль учреждениесе 4 нче сыйныф укучысы). Җитәкчесе: Гайнуллина Алсу Фирдәвес кызы.

Грамоталар тапшырылды:

  • Мусин Руслан Ленар улы – «Туган ягым табигате – безнең гаилә гербында» (Түбән Кама шәһәре «25 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 4 Б сыйныф укучысы). Җитәкчесе: Локманова Лилия Фәрит кызы
  • Сулайманова Раилә Фәнил кызы – «Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе гербы» (Актаныш муниципаль районы «Богады төп белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе 4 нче сыйныф укучысы). Җитәкчесе: Зямилова Розалия Гарифҗан кызы
  • Гибаева Алия Илдар кызы – «Гаиләм гербы – гаиләм символы» (Яр Чаллы шәһәре «19 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 4 нче сыйныф укучысы). Җитәкчесе: Шәкүрова Миләүшә Рәис кызы
  • Крылова Полина Александр кызы – «Сыйныфыбыз гербы» (Әгерҗе шәһәре «2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 4 нче сыйныф укучысы). Җитәкчесе: Рассулова Лариса Хәйдәр кызы
  • Бойко Владислав Сергей улы – «Минем гербым – «Ат һәм машина» (Яр Чаллы шәһәре «51 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 4 Б сыйныф укучысы). Җитәкчесе: Шәрипова Фәния Сәетгәрәй кызы, Ганиуллина Илзирә Салих кызы
  • Давлетшина Эвелина Ильяз кызы – «Гимназия гербы» (Түбән Кама шәһәре «32 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 4 нче сыйныф укучысы). Җитәкчесе: Кашапова Ләйсән Сулейман кызы
  • Ризатденов Рифат Наил улы – «Лицей безгә канатларны бүләк итте» (Яр Чаллы шәһәре «А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицей» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе 4 А сыйныф укучысы). Җитәкчесе: Нәбиуллина Лилия Тәлгать кызы

Фикерләр

Аватар пользователя Дилә
Бәйгене оештыруда ярдәм күрсәткәнегез өчен барлык катнашучылар исеменнән дә ЗУР РӘХМӘТ!!! Сез бик җитез һәм төгәл эшлисез! Бәйгедә катнашучылар Сезнең белән видеоэлемтәгә кереп сөйләшүне дә бик кызыксынып кабул иттеләр. Рәхмәт!

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353