Онлайн мәгълүматның сыйфатын ничек тикшереп карап була?

Интернет челтәрендә кемнәр генә һәм нинди генә мәгълүмат юк! Кемдер Интернет челтәрендә файдалы һәм ышанычлы мәгълүмат урнаштыра, кемнәрнеңдер мәгълүматлары профессиональ дәрәҗәдә түгел һәм аның ышанычлы булуы шик уята, ә кайберәүләр, махсус ялган һәм дөрес булмаган мәгълүмат урнаштырып кешеләрне алдарга тырышалар. Шундый мәгълүмат арасыннан ничек дөрес, ышанычлы һәм сезгә файдалы булган мәгълүматны сайлап алырга соң? Әлеге мәкаләдә шушы сорауга җавап бирергә тырышырбыз.

Моның өчен төп принципиаль моментларга тукталып үтик һәм кайбер сорауларга җаваплар эзлик.

1. Мәгълүмат урнаштырылган ресурсның авторы кем?

Әгәр мәгълүмат корпоратив сайтта урнаштырылган булса, оешма җитәкчелеге әлеге мәгълүматның (аеруча адрес һәм телефон номерларының) максималь дөрес һәм хатасыз булуын тәэмин итәргә тырышачак. Шулай да, продукция яисә компаниянең мөмкинлекләре турында мәгълүмат бераз күпертелгән, ә продукциянең кимчелекләре һәм җитешсез яклары турында мәгълүмат яшерелгән булуы мөмкин.

Әгәр сайт дәүләтнеке яисә дәүләткә караган уку йортыныкы булса, мондагы мәгълүматның ышанычлы булуы аеруча югары.

Әгәр дә сайт аерым бер шәхеснеке икән, ул вакытта, иң беренче чиратта, бу кешенең кем һәм ниндирәк кеше булуын ачыкларга тырышыгыз.

Мисал өчен, нинди дә булса товар турында товарны җитештерә торган оешма сайтында һәм әлеге товар турында язып чыккан шәхси сайтта мәгълүматның сыйфаты төрле дәрәҗәдә булачагы яхшы мәгълүм. Шул ук вакытта, аерым шәхесләр (мисал өчен, танылган блоггерлар) әлеге дә баягы оешма тарафыннан түләнелгән мәкалә язып урнаштыра алуларын да истә тотыгыз.

Тагын да төгәлрәк мисал карыйк. Мисал өчен, сез автомобиль сатып алырга җыенасыз, ди. Автомобиль сата торган рәсми сайтта сез үзегезне кызыксындырган автомобиль турында бер төрле (мисал өчен, уңай) мәгълүмат, ә бу автомобиль турында нинди дә булса шәхси сайтта икенче төрле (мисал өчен, тискәре) мәгълүмат таптыгыз, ди. Бу мәгълүматны исәпкә алу өчен иң элек түбәндәгеләрне белешергә тырышыгыз:

  • Әлеге мәкалә урнаштырган кешенең профессиясе нинди, аңа ничә яшь, ул кайда яши?
  • Аның биографиясе нинди?
  • Әлеге сорауларда ул компетентмы?
  • Әлеге өлкәдә ул нинди уңышлар казанган?
  • Бу автор белән элемтәгә кереп буламы?
  • Башка чыганакларда аның әйткән сүзләрен расларлык дәлилләр бармы?

Әлеге сорауларга комплекслы җавап бирергә кирәк. Автор белән элемтәгә кереп, аралашып (мисал өчен, мәкаләгә карата комментарий калдырып), аның фикерен турыдан-туры ачыклап карау да зыян итми.

Авторның авторитеты турында мәгълүматны табып булмаган очракта, бу мәгълүматны ышанычлы дип санап булмый.

2. Әлеге ресурсны кемнәр тәкъдим итә (бу чыганакка нинди сылтамалар буенча күчеп була)?

Чыганакка читтән алып килүче сылтамалар (гиперссылкалар) ресурс турында күп әйбер сөйләргә сәләтле. Тематик сайтлардан сылтамаларның күп булуы әлеге мәгълүматның файдалы һәм ышанычлы булуына бер дәлил булып торырга мөмкин. Шул ук вакытта, сылтамаларның булмавы яисә аз булуы бу мәгълүмат ышанычсыз дигән сүз түгел әле! Әлеге чыганак, ышанычлы булып та, әлегә башкаларга билгеле булмаска, аны язган автор әлегә авторитетка ия булмаска мөмкин.

3. Сайттагы темаларга карата фикер алышулар ни рәвешле оештырылган?

Мәгълүмат урнаштырылган сайтта фикер алышулар ни рәвешле оештырылган? Ул берьяклы гына һәм сайт авторы/җитәкчелеге тәкъдим иткән юнәлештә генәме, фикер алышуда сайт җитәкчелегенә кирәкмәгән/ошамаган мәгълүмат кысрыклана, бетерелеп барыламы? Моны ачыклау җитәрлек дәрәҗәдә катлаулы, әмма бу мәгълүматның ничек тууын билгели торган бер фактор булып тора.

4. Интернет сәхифәнең URL-адресы нинди?

Мәгълүмат урнаштырылган сайтның URL-адресына һәм сайтның тематикасына игътибар итегез. Еш кына, домен исеме аның эчтәлеген билгели торган ачкыч сүз белән билгеләнә. Мисал өчен, belem.ru порталында татарча белем, tnv.ru сайтында ТНВ (“Яңа гасыр”) телерадиокомпаниясе эшчәнлеге турында мәгълүмат булуы домен исеменнән үк аңлашыла.

Сайтның нинди хостингта урнашкан булуына игътибар итегез. Табыш алуны максат итеп куймаган мәгълүмат яисә бушлай ресурслар еш кына бушлай хостингта урнашкан булалар (мисал өчен, күп кенә укытучыларның сайтлары ucoz.ru, jimdo.ru кебек бушлай хостингларда урнашканнар). Компанияләр исә рәсми сайтларын түләүле хостингларда урнаштырырга тырышалар. Компаниянең рәсми сайты бушлай хостингта урнашкан булу әлеге компанияне бизәми һәм, гадәттә, аның финанс мөмкинлекләре яисә тиешле белгечләре булмавын дәлилли.

5. Сайттагы сылтамалар кайсы сайтларга алып бара?

Сайттагы сылтамаларның кайсы сайтларга алып баруларын карагыз. Әлеге башка сайтлар тематика буенча туры киләләрме, аларның авторитеты ни дәрәҗәдә?

6. Сайтның хуҗасы мәгълүматны даими яңартып торамы?

Еш кына, сайтларда мәгълүмат яңартылмый. Сайтның хуҗалары анда мәгълүматны бер тапкыр урнаштыралар да, бу турыда “оныталар”. Яңалыклары даими яңартылып барылмаган сайтта ышанычлы, хәзерге көнгә туры килгән мәгълүмат урнашкан булу шанслары кимрәк.

7. Бу турыда газета-журналда укысагыз ничек фикер йөртер идегез?

Мәгълүматның Интернет челтәрендә урнашкан булуы әле аның ышанычлы һәм дөрес булуын дәлилләми. Һәм киресенчә. Әмма кешеләр Интернеттагы мәгълүматның дөресрәк булуына ныграк ышаналар.

Интернет челтәрендә минут саен миллионлаган яңа мәгълүмат өстәлә бара. Һәм шушы мәгълүмат арасында үзегезне кызыксындырган ышанычлы һәм дөрес мәгълүматны эзләп таба белү – зур осталык.

Интернет челтәрендә тапкан мәгълүматның файдалы һәм ышанычлы булуын теләп калам!

© Раил Гатауллин, 30.09.2013

Фикерләр

Аватар пользователя Дилә
Яхшы киңәшләр :) рәхмәт! Бик урынлы булды.

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353