X (юбилей!) Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон)

"Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) дөньякүләм проекты 2017 нче елның сентябрь аеннан башлап квартал саен оештырылып үткәрелә.

Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Проект барышында китап укучы марафончылар вакытны дөрес файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернетын файдалы мәгълүмат - татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын һәм белемнәрен ныгытып, киләчәктә үзләреннән-үзләре төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар.

Проектның төп оештыручылары: Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге; проектны оештыруда һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында башка юридик һәм физик затлар да ярдәм итә алалар (I - VII марафоннар Татарстан китап нәшрияты белән берлектә оештырылып үткәрелде).

Бәйгенең үткәрелү вакыты - һәр квартал саен. Әдәби марафон 1 нче гыйнвар, 1 нче апрель, 15 нче июль (мәктәп укучылары өчен генә), 1 нче октябрь көннәрне башланып китә һәм 21 көн дәвамында бара, марафоннарда дөньяның төрле почмакларыннан татарча яза һәм укый алган һәркем катнаша ала.

Гадәт якынча 21 көн дәвамында формалаша дигән фикер бар. Проект кысаларында һәрбер марафончыга 21 көн дәвамында татарча китап/журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укырга һәм укыган әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте яисә Инстаграм социаль челтәрләрендә үз сәхифәсендә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырырга кирәк (!!!). Шулай ук, бу хэштегларга өстәп китап авторын, китап яисә журнал исемен, нәшриятны үз эченә алган башка татарча хэштегларны да кулланырга киңәш ителә (мәсәлән, #ХәсәнТуфан #кайсыгызныңкулыҗылы #идел #казанутлары, #татарстанкитапнәшрияты һ.б.).

Проектта катнашу өчен марафон башланыр алдыннан Татарстан Язучылар берлегенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменә (https://vk.com/yazuchilar) кушылырга һәм марафонның рәсми берләшмәсендә дә теркәлеп (https://vk.com/adabimarathon), беркетеп урнаштырылган игълан-яңалыкка комментарийларда "+" тамгасы белән беррәттән татар телендә исем-фамилияне һәм яшегезне, кайсы төбәктән/шәһәрдән/районнан булуыгызны язып катнашырга теләк белдерергә кирәк (!!!). Проектта катнашу өчен марафончының мобиль телефонында/компьютерында татар клавиатурасы урнаштырылган булырга тиеш (!!!), марафон барышында һәм 21 көн дәвамында үзара аралашканда татар телен бозып язу рөхсәт ителми!

Әдәби марафон башланып берничә көн үткәч (катнашучылар төгәл билгеле булып, катнашмаучылар төшеп калгач), марафончылар өчен махсус сайтта яисә ВКонтакте социаль челтәрендә аерым аралашу мәйданчыгы (чат) оештырыла, чатка бары тик марафонда катнашырга теләк белдергән, марафонда катнаша башлаган һәм проектның идея авторы һәм идарәчесе Раил Гатауллин (https://vk.com/belem) белән ВКонтакте социаль челтәрендә дус булган кешеләр генә кабул ителә (дус булмаган кешеләрне чатка/әңгәмәгә чакырып булмый). Шул рәвешле, китап укучылар өчен үзара аралашу, фикер алышу, үзара ярдәмләшү һәм оештыручылардан даими мөһим мәгълүмат алу мәйданчыгы булдырылачак.

Бәйгегә нәтиҗәләр марафон тәмамлангач (21 көн узгач) кына ясала, нәтиҗәләрне проектны оештыру комитеты (Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге вәкилләре) ясый. Финал тантанасына 21 көн дәвамында онлайн-марафонда барлык таләпләрне үтәп катнашкан китап укучылар гына чакырулы. Финал тантанасында, дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән беррәттән, танылган татар язучылары һәм шагыйрьләр белән очрашу үткәрелә, Татарстан китап нәшриятында һәм башка татар нәшриятларда яңа нәшер ителгән китаплар белән таныштыру оештырыла.

Тугызынчы марафоннан башлап иң күп марафончы катнашкан районга бәйгенең кубогы тапшырыла, иң актив мәктәп мини-кубок белән бүләкләнә. Әлеге бүләкләрне Татарстан Республикасы дәүләт/хөкүмәт җитәкчелеге тапшыра, бүләкләрне әлеге район һәм мәктәп җитәкчелекләре сәгнәгә чыгып кабул итеп ала.

Бәйге финалистлары арасында махсус призларга лаек китап укучылар да билгеләнергә мөмкин, әлеге дәрәҗәле урыннар татар әдәбиятын ВКонтакте һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә аеруча нык популярлаштырган, татар әдәбиятына карата иң нык кызыксыну уяткан (аеруча - балаларда!) һәм мәхәббәт тәрбияләгән марафончыларга (физик затларга) бирелә. 

Бәйге унынчы мәртәбә (юбилей!) үткәрелү сәбәпле, финал тантанасында башка төр бүләкләүләр дә оештырылырга мөмкин. 

Марафон барышында #әдәбимарафон проектына карата тискәре фикерләр тудырган (мәсәлән, марафонда катнашуны танышларына көчләп таккан), накрутка ясаган һ.б. шундый тискәре гамәлләр башкарган марафончылар финал тантанасына чакырылмаячаклар.

Марафон барышында урнаштырылган татарча әдәби әсәрләрдән өзекләр белән ВКонтакте челтәрендә яисә Инстаграмда #әдәбимарафон хэштегы буенча күчеп танышырга мөмкин. Әдәби марафон (#әдәбимарафон) проекты, аның кагыйдәләре турында актуаль мәгълүмат Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында (http://tat-i.net/tt) урнаштырылган.

Һәр китап укучы марафон барышында үзе укып урнаштырган әсәрләрен #әдәбимарафон хэштегы белән башка социаль челтәрләрдә дә (Facebook, Одноклассники һ.б.) кабатлап урнаштыра, шул рәвешле проектны тагын да ныграк популярлаштыра ала.

Һәр кулланучы #әдәбимарафон кысаларында үз төбәгендә яисә үз милләте өчен франшиза буларак шундый ук таләпләргә буйсынган үз марафонын оештырып үткәрә һәм Татнетны үстерү фонды ярдәменнән файдалана ала. Әлеге франшизадан (ярдәмнән) файдалану өчен оештырыла торган яңа марафонның хэштегы #әдәбимарафон хэштегына үз төбәгеңнең (ил, район, шәһәр, авыл, ...) исемен өстәп ясала. Мәсәлән: #әдәбимарафонэзмә, #әдәбимарафонкукмара, #әдәбимарафонижау #әдәбимарафонавстралия, ... .

ФИНАЛИСТЛАР ИСЕМЛЕГЕ

ӘДӘБИ МАРАФОНЧЫЛАР ГИМНЫ

РӘСМИ ТӨРКЕМ

ПРОЕКТ РОССИЯКҮЛӘМ I ДӘРӘҖӘ ДИПЛОМГА ЛАЕК

Фикерләр

Аватар пользователя Рәсимә
+ Рәсимә Гасимовна, Алабуга шәһәре, туган тел һәм әдәбият укытучысы
Аватар пользователя Милауша
Миләүшә Шәйхулова, ТР, Азнакай районы, Җиңү бистәсе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Аватар пользователя Милауша
+ Миләүшә Шәйхулова, Азнакай районы,Җиңү бистәсе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353