VII Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон)

"Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проекты - ВКонтакте социаль челтәре кысаларында Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан берлектә оештырылып үткәрелә торган онлайн-проект. 

Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Проект барышында китап укучы марафончылар вакытны дөресрәк файдалана башлыйлар, яңа дуслар табалар, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, татар интернетын файдалы мәгълүмат - татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар.

Проектның төп оештыручылары: Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты; проектны оештыруда һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында башка юридик һәм физик затлар да ярдәм итә алалар.

Бәйгенең үткәрелү вакыты - һәр квартал саен. Әдәби марафон 1 нче гыйнвар, 1 нче апрель, 15 нче июль (мәктәп укучылары өчен генә), 1 нче октябрь көннәрне башланып китә һәм 21 көн дәвамында бара, марафоннарда дөньяның төрле почмакларыннан татарча яза һәм укый алган һәркем катнаша ала.

Гадәт якынча 21 көн дәвамында формалаша дигән фикер бар. Проект кысаларында һәрбер марафончыга 21 көн дәвамында татарча китап/журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укырга һәм укыган әлеге әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте социаль челтәрендә үз сәхифәсендә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанкитапнәшрияты һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырырга кирәк булачак. Шулай ук, бу хэштегларга өстәп китап авторын, китап яисә журнал исемен үз эченә алган башка татарча хэштегларны да кулланырга киңәш ителә (мәсәлән, #ХәсәнТуфан #кайсыгызныңкулыҗылы #идел #казанутлары һ.б.).

ИГЪТИБАР! 1 - 21 нче апрель көннәрне үткәрелә торган VII Дөньякүләм #әдәбимарафон Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган һәм әлеге марафон башкаларыннан бераз аерыла.

1. #татарстанкитапнәшрияты хэштегы урынына #татарстанкитапнәшрияты100ел хэштегын кулланырга;

2. 100 еллык уңаеннан 100 авторның китапларын укырга тәкъдим ителә (исемлек Татарстан китап нәшрияты тарафыннан төзелде). Алар:

  1. Кол Гали
  2. Котб
  3. Сәйф Сараи
  4. Мәхмүд әл-Болгари
  5. Мөхәммәдьяр
  6. Кол Шәриф
  7. Мәҗлиси
  8. Сайяди
  9. Мәүлә Колый
  10. Таҗеддин Ялчыгол
  11. Габдерәхим Утыз Имәни
  12. Габделҗәббар Кандалый
  13. Каюм Насыйри
  14. Мифтахеддин Акмулла
  15. Заһир Бигиев
  16. Шакир Мөхәммәдев
  17. Закир Һади
  18. Ризаэддин Фәхреддин
  19. Фатих Кәрими
  20. Гаяз Исхакый
  21. Фатих Әмирхан
  22. Галимҗан Ибраһимов
  23. Шәриф Камал
  24. Габдулла Тукай
  25. Мәҗит Гафури
  26. Сәгыйть Рәмиев
  27. Дәрдемәнд
  28. Нәҗип Думави
  29. Сәгыйть Сүнчәләй
  30. Шәехзадә Бабич
  31. Галиәсгар Камал
  32. Гафур Коләхмәтов
  33. Мирхәйдәр Фәйзи
  34. Мәхмүт Галәү
  35. Гадел Кутуй
  36. Кави Нәҗми
  37. Шамил Усманов
  38. Гомәр Толымбай
  39. Мирсәй Әмир
  40. Афзал Таһиров
  41. Һади Такташ
  42. Хәсән Туфан
  43. Муса Җәлил
  44. Фәтхи Бурнаш
  45. Фатих Кәрим
  46. Нур Баян
  47. Әхмәт Фәйзи
  48. Сирин
  49. Кәрим Тинчурин
  50. Нәкый Исәнбәт
  51. Таҗи Гыйззәт
  52. Абдулла Алиш
  53. Бари Рәхмәт
  54. Гариф Гобәй
  55. Гали Рәхим
  56. Газиз Гобәйдуллин
  57. Галимҗан Нигъмәти
  58. Гомәр Гали
  59. Гомәр Бәширов
  60. Нәби Дәүли
  61. Ибраһим Салахов
  62. Гурий Тавлин
  63. Фатих Хөсни
  64. Әмирхан Еники
  65. Габдрахман Әпсәләмов
  66. Афзал Шамов
  67. Гариф Ахунов
  68. Әхсән Баян
  69. Аяз Гыйләҗев
  70. Нурихан Фәттах
  71. Хәсән Сарьян
  72. Мөхәммәт Мәһдиев
  73. Мөсәгыйть Хәбибуллин
  74. Хисам Камал
  75. Сибгат Хәким
  76. Әнвәр Давыдов
  77. Нури Арсланов
  78. Гамил Афзал
  79. Саҗидә Сөләйманова
  80. Мәхмүт Хөсәен
  81. Илдар Юзеев
  82. Фәнис Яруллин
  83. Гөлшат Зәйнашева
  84. Лена Шагыйрьҗан
  85. Роберт Әхмәтҗанов
  86. Рәшит Әхмәтҗан
  87. Хәй Вахит
  88. Шәриф Хөсәенов
  89. Рөстәм Мингалим
  90. Әминә Бикчәнтәева
  91. Зәкия Туфайлова
  92. Ләбибә Ихсанова
  93. Роза Хафизова
  94. Шәүкәт Галиев
  95. Фаил Шәфигуллин
  96. Туфан Миңнуллин
  97. Миргазиян Юныс
  98. Зөлфәт
  99. Мөдәррис Әгъләм
  100. Харрас Әюп

Ягъни, Татарстан китап нәшрияты үзенең 100 еллыгы уңаенннан шул чорның классик әсәрләрен укырга тәкъдим итә. Әлбәттә, башка китапларны да укырга рөхсәт, әмма, финалистларны барлаганда, исемлектә бирелгән язучыларның әсәрләрен укып чыккан марафончыларга өстенлек биреләчәк (бу чорның кайбер язучылары исемлеккә сыймый калган булулары да мөмкин).

3. Чит ил татарлары, ВКонтакте социаль челтәрендә теркәлеп катнаша алмасалар, марафонда Инстаграмда катнаша алалар!

Проектта катнашу өчен марафон башланыр алдыннан Татарстан китап нәшриятының ВКонтакте челтәрендәге төркеменә (https://vk.com/tatkniga) кушылырга һәм марафонның рәсми берләшмәсендә (https://vk.com/adabimarathon) беркетеп урнаштырылган игълан-яңалыкка комментарийларда "+" тамгасы куеп, татар телендә исем-фамилияне язып катнашырга теләк белдерергә кирәк. Проектта катнашу өчен марафончының мобиль телефонында/компьютерында татар клавиатурасы урнаштырылган булырга тиеш, марафон барышында һәм аралашканда татар телен бозып язу рөхсәт ителми!

Әдәби марафон башланып берничә көн үткәч (катнашучылар төгәл билгеле булып, катнашмаучылар төшеп калгач), марафончылар өчен аерым чат оештырыла, чатка бары тик марафонда катнашырга теләк белдергән, марафонда катнаша башлаган һәм проектның идея авторы Рал Гатауллин (https://vk.com/belem) белән ВКонтакте социаль челтәрендә дус булган кешеләр генә кабул ителә (дус булмаган кешене чатка/әңгәмәгә чакырып булмый). Шул рәвешле, китап укучылар өчен үзара аралашу, фикер алышу, үзара ярдәмләшү һәм оештыручылардан даими мөһим мәгълүмат алу мәйданчыгы булдырылачак.

Бәйгегә нәтиҗәләр марафон тәмамлангач (21 көн узгач) ясала (әлегә бәйгенең финалы 27 нче апрельгә планлаштырылган, төгәл дата һәм үткәрелү урыны апрель урталарында билгеле булачак), нәтиҗәләрне проектны оештыру комитеты (Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты вәкилләре) ясый. Финал тантанасына 21 көн дәвамында онлайн-марафонда барлык таләпләрне үтәп катнашкан китап укучылар гына чакырулы. Финал тантанасында, дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән беррәттән, танылган татар язучылары һәм шагыйрьләр белән очрашу үткәрелә, Татарстан китап нәшриятында яңа нәшер ителгән китаплар белән таныштыру оештырыла.

Бәйге финалистлары арасында махсус призга лаек китап укучылар да билгеләнә, әлеге дәрәҗәле урыннар татар әдәбиятын ВК челтәрендә аеруча нык популярлаштырган, татар әдәбиятына карата иң нык кызыксыну уяткан һәм мәхәббәт тәрбияләгән марафончыларга бирелә. 

Марафон барышында #әдәбимарафон проектына карата тискәре фикерләр тудырган (мәсәлән, марафонда катнашуны танышларына көчләп таккан), накрутка ясаган һ.б. шундый тискәре гамәлләр башкарган марафончылар финал тантанасына чакырылмаячак.

Марафон барышында урнаштырылган татарча әдәби әсәрләрдән өзекләр белән ВКонтакте челтәрендә #әдәбимарафон хэштегы буенча күчеп танышырга мөмкин. Әдәби марафон (#әдәбимарафон) проекты, аның кагыйдәләре турында актуаль мәгълүмат Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында http://tat-i.net/tt/adabimarafon адресы буенча урнаштырылган.

Һәр китап укучы марафон барышында үзе укып урнаштырган әсәрләрен #әдәбимарафон хэштегы белән башка социаль челтәрләрдә дә (Инстаграм, Facebook һ.б.) кабатлап урнаштыра, шул рәвешле проектны тагын да ныграк популярлаштыра ала ала.

Һәр кулланучы #әдәбимарафон кысаларында үз төбәгендә франшиза буларак шундый ук таләпләргә буйсынган үз марафонын оештырып үткәрә һәм Татнетны үстерү фонды ярдәмен ала ала. Әлеге франшизадан (ярдәмнән) файдалану өчен оештырыла торган яңа марафонның хэштегы #әдәбимарафон хэштегына үз төбәгеңнең (ил, район, шәһәр, авыл, ...) исемен өстәп ясала. Мәсәлән: #әдәбимарафонэзмә, #әдәбимарафонкукмара, #әдәбимарафонижау #әдәбимарафонавстралия, ... .

ӘДӘБИ МАРАФОНЧЫЛАР ГИМНЫ

Фикерләр

Аватар пользователя Розали
"+" Розалия Рамазанова, Биектау
Аватар пользователя Рәсимә
+Рәсимә Гасимовна Фәтхетдинова, Алабуга, укытучы
Аватар пользователя Альвина
Балык Бистәсе, укытучы
Аватар пользователя Рамиль Сабиров
Алабуга, энергетик
Аватар пользователя tatidara
Дуслар! https://vk.com/adabimarathon төркеменә керегез һәм беркетелгән яңалыкны игътибар белән укыгыз. "+"ларны монда куярга кирәкми.
Аватар пользователя Милауша
+ Миләүшә Шәйхулова Азнакай, укытучы
Аватар пользователя Ихсанова
+Ихсанова Лилия , укытучы

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2024. Барлык хокуклар якланган!

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Каюм Насыйри урамы, 25
Телефон: +79600456353