Мәгълүмати-ресурслы "Татар иле" татар социаль челтәре

"Татар иле" татар социаль челтәре Интернет челтәренең татар телле сегментына алып кереп китә торган төп интернет-проект буларак планлаштырып ясалган. Проект бик күп төрле татарча ресурслары (татар энциклопедиясе, онлайн татар китапханәсеТатнет каталогы, аудио-, видео- һәм фотогалереяләр), татар телен өйрәнү мөмкинлеге булган, даими рәвештә татар дөньясы яңалыклары белән таныштырып һәм татар дөньясының теге яисә бу вакыйгага карата фикерләрен белешеп бара торган мәгълүмати-ресурслы социаль челтәрдән гыйбарәт. "Татар иле" челтәре кысаларында шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сәхифәсе эшләп килә.

Проект Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Министрлар Кабинеты, аның карамагында булган министрлыклар һәм ведомстволар, күп санлы оешмалар һәм танылган шәхесләр ярдәме белән башкарылды. Проектны башкаручы төп оешма - "Белем.ру" компаниясе.

Татнетны үстерү фонды "Татар иле" татар социаль челтәрен үстерү һәм таныту максатыннан 2013 елда күп төрле эшләр алып барды - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Татарстан һәм Россиянең татар теле укытучылары өчен "Татар иле" һәм татар интернеты турында махсус брошюра әзерләп таратты һәм алар алдында чыгышлар ясады.

Татнетны үстерү фонды быел һәм киләчәктә "Татар иле" проектын координацияләп алып бару, аны ныгыту һәм популярлаштыру максаты белән агымдагы елның апрель аенда җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте белән берлектә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына үз ярдәмен тәкъдим итте.

Фикерләр

Аватар пользователя mark
"Татар иле" татар социаль челтәре ник эшлэми? Сезнен ботен проектларыгыз да шундый улеме?
Аватар пользователя tatidara
Әлеге проект - дәүләт карамагында, проектның нигә "үлүен" дәүләт җитәкчелегеннән сорарга киңәш итәбез. mark псевдонимы белән теркәлгән аноним "чын татар"га олы ихтирам белән, гади генә Татнетны үстерү фонды
Аватар пользователя mark
Дэулэт кармагында ул проект хэм дэулт житэкчелэреннэн сорагыз дип жайлы гына жаваптан китмэгез! Проектнын житэкчесе Гатауллин иде бит. Ул жавап бирергэ тиеш. Мин котеп калам сездэн жавап.
Аватар пользователя tatidara
Сезгә http://tat-i.net/tt/node/12 адресы буенча кереп мәкаләне укырга, татар клавиатурасын урнаштырып туган телебезне бозмый язарга киңәш итәбез. "проектларыгызда" -> "проектларыгыз да" аерым языла.
Аватар пользователя mark
Башка сузегез булмагач хаталарга бэйлэнергэ булдыгыз мени)) Мина сезне бик кызганыч.
Аватар пользователя tatidara
Хөрмәтле аноним mark әфәнде! Үзегез белән таныштырсагыз иде. Кем буласыз? Әлеге сорау Сезне ни өчен борчый? Безнең проектлар турында Сез болай да яхшы белеп, ишетеп торасыз, дип уйлыйм, алар арасыннан аеруча популярлары: - "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм татарча интернет-проектлар бәйгесе (http://konkurs.belem.ru), - #әдәбимарафон проекты (ВКонтакте челтәрендә үткәрелә). Сезнең белән якыннан танышуга бик шат булыр идем. Үзебезгә кунакка чакырам. Килегез, якыннан танышыйк, аралашыйк, татар телен саклау һәм үстерү буенча нинди конструктив тәкъдимнәрегез бар - уртага салып сөйләшик һәм аларны тормышка ашырыйк. Ихтирам белән, Раил Гатауллин

© "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган оешмасы, 2013-2018. Барлык хокуклар якланган

Адрес: 420021 Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 84А
Телефон: +79656006453, +79600456353